Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда хокук бозу

Азнакайдагы җәзаларны үтәтү инспекциясендә исәптә торучыларның җинаять эшләренә күз салсаң, күбесенең аларны исерек хәлдә кылганнары күренә. Эчкечелекнең беркайчан да юньлегә алып бармавы хакында никадәр сөйләнде, язылды икән? Ләкин исерекләрне барысына да диңгез тубыктан булып кала. Нәтиҗәдә җимерелгән язмышлар, рәшәткә артында үткән гомер... Шулай да барлык җинаятьләрне дә аларга гына сылтап...

Азнакайдагы җәзаларны үтәтү инспекциясендә исәптә торучыларның җинаять эшләренә күз салсаң, күбесенең аларны исерек хәлдә кылганнары күренә.
Эчкечелекнең беркайчан да юньлегә алып бармавы хакында никадәр сөйләнде, язылды икән? Ләкин исерекләрне барысына да диңгез тубыктан булып кала. Нәтиҗәдә җимерелгән язмышлар, рәшәткә артында үткән гомер... Шулай да барлык җинаятьләрне дә аларга гына сылтап калдыру да дөрес булмас иде, бармакларыбыз тигез булмаган кебек, арабыздагы кешеләр дә төрле-төрле бит. Суд җинаять кылучы кайбер кешеләргә үзенең хатасын танып, төзәлү мөмкинлеген бирә. Шартлы рәвештә хөкем ителгәннәрнең, төзәтү эшләренә тартылганнарның тәртибен җәза үтәтү инспекциясе контрольдә тота.
Әлеге җаваплы эшнең асылы хакында Җәза үтәтү инспекциясенең Азнакай районы буенча филиалы начальнигы Алсу Солтановага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
- Алсу Мирсаяфовна, инспекциянең төп бурычын нинди? Шул хакта кыскача гына әйтеп үтсәгез иде.
- Бүген инспекция төзәтү эшләре, мәҗбүри эшләр, ирекне чикләү, аерым вазифа белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү, җәза срогы кичектерелгәннәрнең һәм шартлы рәвештә хөкем ителүчеләрнең тәртибен контрольдә тоту, өй аресты төрендәге хөкемне башкаручылар һәм хөкем карарын үтәү сроклары кичектерелгән наркоманнарны контрольдә тоту белән шөгыльләнә. Төп бурычларның берсе - инспекциядә исәптә торучыларның кабат җинаять кылуын һәм хокук бозуларын булдырмау.
Шартлы рәвештә хөкем ителеп, безнең инспекциягә исәпкә куелганнарга билгеле бер бурычлар йөкләнә. Әлеге кешеләргә рөхсәтсез яшәү урыннарыннан читкә китү тыела, алар үзвакытында безгә килеп теркәлү үтәргә тиешләр. Кичке сәгать уннан иртәнге алтыга кадәр мондый затларга өйләреннән чыгып йөрү гомумән рөхсәт ителми. Әлеге таләпләрнең үтәлеше һәрдаим тикшерелеп тора, исәптә торучыларның өйләренә дә барабыз.
-Сездә исәптә торган килеш тә хокук бозу юлына басучылар еш очрыймы?
- Биредә исәптә торучыларның күпчелеге хөкем срогын закон таләпләреннән тайпылмыйча узып, туры юлга басалар. Ләкин дөнья булгач, төрле хәлләр була, хокук тәртибен бозучылар да юк түгел. Аларга карата административ беркетмәләр төзергә дә туры килә. Алай да тыңламасалар, үзләренә куелган таләпләрне тупас бозсалар, катгыйрак чаралар да күрәбез. Мәсәлән агымдагы елның 11 аенда төзәтү эшләренә хөкем ителгән 13 кеше суд карары нигезендә ирегенән мәхрүм ителде.
- Шартлы рәвештә хөкем ителгәннәргә электрон беләзекләр кидерү гамәлгә кертелгәнгә шактый вакыт узды. Алар безнең районда да кулланыламы?
- Әйе, безнең районда әаны 5 кеше "йөртә". Электрон чарага килсәк, ул төгәл урынны, хәрәкәтне күзәтү максатыннан хөкем ителүчегә киертелгән электрон беләзек. Аның һәрберсендә программа бар, кагыйдәләр буенча расланган чикләүләрне үткән очракта безгә тиешле сигналлар килә. Компьютер аша аларның кайчан, кайда йөргәннәрен белеп, тикшереп була.
Бүген Азнакайда исәптә 153 кеше тора. 16 кеше - мәҗбүри , 46 кеше - төзәтү эшләренә, 78 кеше - сынау срогы белән шартлы рәвештә хөкем ителгән, 10ысының ирекләре чикләнгән, баласына 14 яшь тулганчы хөкем срогы кичектерелеп торучы бер хатын-кыз бар.
Инспекция хезмәткәрләре эшенең максаты закон бозуларны ачыклау һәм аларны законлы рәвештә теркәү генә түгел, тормышта бер тапкыр ялгышып, төзәлү юлына басарга, тормыш рәвешен үз-гәртергә, иректән мәхрүм ителү кебек күңелсез нәрсәләрдән котылырга теләгәннәргә ярдәм итүдән гыйбарәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда хокук бозу