Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда хаталар чәчкә ата

- Азнакай бик матурланган, төзекләнгән. Юллар тип-тигез, урамнар чиста, кайда карама чәчәк түтәлләре. Мондый музыкаль фонтанны Казанда әле быел гына куйдылар. Ә сездә күптән бар. Азнакайлыларның чиста, саф татарча сөйләшүе дә куандыра. Тик менә күрсәткеч язулар, элмә такталар гына күңелгә бер дә ошап бетми. Күп кенә биналардагы такталарда татарчасын язып...

- Азнакай бик матурланган, төзекләнгән. Юллар тип-тигез, урамнар чиста, кайда карама чәчәк түтәлләре. Мондый музыкаль фонтанны Казанда әле быел гына куйдылар. Ә сездә күптән бар. Азнакайлыларның чиста, саф татарча сөйләшүе дә куандыра. Тик менә күрсәткеч язулар, элмә такталар гына күңелгә бер дә ошап бетми. Күп кенә биналардагы такталарда татарчасын язып та тормаганнар, урам исемнәре дә хаталы, - дип сөйләп торды башкаладан кунакка кайткан бер дустым.

Азнакай биналарындагы хаталы такталарның башка фотоларын [Азнакаево Онлайн. Главные новости - "МАЯК"] паблигында карый аласыз


Без - азнакайлылар, кайда нинди бина, урам урнашканын белгәч, элмә такталар, урам исемнәренә игътибар да итеп тормыйбыз шул. Бер көнне урам "корректоры" булып, әйләнеп керергә булдым. Редакция бинасыннан чыгып, Мәхмүт Хәсәнов урамы буйлап берничә адым да атларга өлгермәдем, әллә никадәр хата, төгәлсезлеккә тап булдым. Бер йортта: "Хәсанов ур.", икенчесендә: "Хасанов ур.", "Бу йортта Мәхмут Хәсәнов яшәде" дигән такта да күзгә чалынмый калмады. Их, урамдагы бөтен йортларга да саф татарча итеп "Мәхмүт Хәсәнов урамы" дип кенә язып куясы иде дә бит.

"Хасаншина ур." буйлап аска таба төшеп киттем һәм "Марджани урамы"на килеп җиттем. Поликлиника бинасына саф татарча язылган "Мәрҗәни урамы" тактасын күргәч, күңел сөенеп куйды куюын, әмма "Кулланучылар җәмгиятенә" җиткәч, янә кәеф төште. Бераз өскәрәк күтәрелгәч, "Чулпан" иминият компаниясе филиаль" гә килеп төртелдем. "Филиал" сүзенә "ь" билгесе куеп нечкәрткәч, татарча була дип уйлаганнармы, әллә ялгыш "ы" хәрефенең койрыгы төшеп калганмы?


Ленин урамы буйлап юлымны алга таба дәвам иттем. "Медуница" кафесындагы "эш сагәте", "Implozia" аптекасындагы "Актубә" сүзе дә күзгә чалынмый калмады. "Җитте", - дип уйладым эчтән генә, "Тәм-төм" кибетенә кереп тәм-том алдым да, биналарга күз салмый гына кайтып киттем. Белеп торам, мондый хаталар, җитешсезлекләр чат саен. Әле авылларга да чыксаңмы? Кайчагында русча да, татарча да булмаган, әллә нинди без белмәгән телдә язылган сүзләр дә очрый. Ул элмә такталарны күпме чыгымнар белән эшләткән-эшләткән, дөрес язылышын гына тикшертү авыр түгелдер бит инде.

Ничәмә-ничә еллар буена бөтен кеше алдында эленеп торасы такта ла ул. Соңыннан шундый ук чыгымнар белән киредән ясатасы да килмәс. "Хуҗаның нинди булуы капка төбеннән беленә" дигән әйтем дә бар бит әле.


"Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" ТР Законы нигезендә мондый күрсәткеч язмалар татар һәм рус телләрендә, шулай ук җирле халыклар мәнфәгатен дә исәпкә алып, башка телләрдә дә язылырга тиеш. Элмә такталарда туган телебезнең урын алырга тулы хокукы булса да, күп кенә объектларда рус телендә язылганы белән янәшә татарчасы бөтенләй дә юк. Законга буйсыну бер нәрсә, әмма шул ук вакытта без яшәгән җиребез, аның халкы, гореф-гадәтләре һәм теленә хөрмәт белән карарга бурычлыбыз.


Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда хаталар чәчкә ата