Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда халык җыены узды

Шәһәребезнең Татарстан мәйданы азнакайлыларның иң яраткан ял итү урынына әйләнде. Шулай булмыйча соң: кичләрен төсләр белән балкыган музыкаль фонтан, районның көн сулышы чагылган зур экран, тигез брусчатка өслегенә урнаштырылган утыргычлар, як-яктагы яшеллек - барсы да рәхәт бер тыныч халәткә төрендерә, җанга хозурлык өсти. Атна башындагы шәһәр халкы җыены да шушында...

Шәһәребезнең Татарстан мәйданы азнакайлыларның иң яраткан ял итү урынына әйләнде. Шулай булмыйча соң: кичләрен төсләр белән балкыган музыкаль фонтан, районның көн сулышы чагылган зур экран, тигез брусчатка өслегенә урнаштырылган утыргычлар, як-яктагы яшеллек - барсы да рәхәт бер тыныч халәткә төрендерә, җанга хозурлык өсти. Атна башындагы шәһәр халкы җыены да шушында үтте.

Мәйданда алма төшәр урын калмаган. Азнакайлылар үтенечен искә алып, федераль һәм муниципаль хезмәт вәкилләре тарафыннан халыкны кабул итү дә оештырылды. Биредә һәркем үзен борчыган сорауларга җавап алды. Әти-әни, әби-бабайларына ияреп килгән бала-чага, өлкәннәрнең җитди сөйләшүе барганда, уеннарда катнашып, батутларда сикереп, тәм-том белән сыйланып куанды. Ә сөйләшү, чыннан да, җитди иде.


-Район, шәһәрнең киләчәген тагын да матур, якты итү, тормыш шартларын яхшыртуда без менә шулай иң әүвәл халык сүзен тыңларга, сезнең дә фикерләрне ишетеп, планнарны бергәләп корырга күнеккән, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җыенны ачып. - Алга таба да әнә шулай бер-беребезгә терәк булып, киңәшеп эшләсәк, яшәсәк ирешкән уңышлар да мул, яшәвебез дә мәгънәлерәк булыр.


Әйе, җирлегебездә соңгы елларда барган үсеш-яңарышлар моның ачык дәлиле. Кай тарафка гына күз салсаң да яңа төзелешләр, ремонт барышы, юллар салу, сулыкларны чистарту, инженерлык челтәрләрен алыштыру һәм тагын бихисап күптөрле эш-мәшәкатьләргә тап буласың. Бүгенге җыенда да сүз алган азнакайлыларның күбесе аларны барлап, бу яңарышлардан канәгать булуын, район җитәкчелегенә ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Безгә Ходай тарафыннан җибәрелгән фәрештә", дигән фикер, сүз дә юк, район башлыгы эшенә бирелгән иң зур бәя. Җыенда шулай ук «Татнефть» җәмгыяте адресына да рәхмәт сүзләре күп әйтелде.


Әлбәттә, хәл итәсе проблемалар да күтәрелде, азнакайлыларны борчыган, уйландырган мәсьәләләр дә барланды: яңа микрорайонда алып барылган зур төзелешләр тирә-ягын төзекләндерү, урып-җыю барышы, тротуарлар торышы, "иске" Азнакай өлешендә аптека ачу кирәклеге, сугыш чоры балаларына дәүләт дәрәҗәсендә ташламалар билгеләү, яңа спорт үзәге төзү, Башкортстанның Бакалы районы белән икеарада яңа күпер булдыру, ЗАГС бинасын яңа микрорайонга күчерү, Ленин урамы буйлап кибет алларын рәтләү... Мондый күләмле эшләрне, әлбәттә, «Татнефть» ААҖ ярдәменнән башка күз алдына да китереп булмый. Аларның өлеше һәрчак саллы булды. Бүген дә шулай.

Бер генә өлкә дә аларның игътибарыннан читтә калмый. Халыкның теләген искә алып, җыенга «Татнефть» җитәкчелеге дә чакырулы иде. Җәмгыятьнең генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев әүвәл сүзен мәйдан түрендәге утыргычларда урнашкан ветераннарга - шәһәргә нигез салган, аны үстерүдә көч-тырышлык куйган азнакайлыларга рәхмәт сүзләре белән башлады.


- Азнакайда тырыш, булган халык яши, - диде ул. - Үзегез шундый булгач, башкаларның да, бигрәк тә безнең нефтьчеләрнең дә төбәкне үстерүгә керткән өлешен күрә, бәяли беләсез. Алга таба да "Татнефть" республиканың көньяк-көнчыгыш районнарын, шул исәптән Азнакайны да икътисади ярдәменнән ташламаячак, икеарадагы бу бердәмлек, хезмәттәшлек дәвам итәр.


Башкаладан килгән кунак - Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан филиалы җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Таһир Һадиев, районыбызны озак еллар җитәкләгән, аның почетлы гражданины Әнәс Исхаков чыгышларын да халык алкышларга күмде.


Җыенны башкаладан килгән эстрада йолдызлары концерты дәвам итте. Әнә шулай эшлекле сөйләшү дә, күңелләрне тугарылдырган рәхәт ял да булды ул.

Лиза Нурлыева

Фото aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда халык җыены узды