Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда халык дружинасы сафлары арта

Районыбызда җәмәгатьчелек тәртибен саклау, җинаятьчелеккә каршы көрәш максатында ирекле халык дружиналары (ДНД) оешканга да шактый вакыт узды. Мәгълүм булганча, ДНД әгъзалары җәмәгать урыннарында тәртип саклау, хокук бозуларны кисәтү, халык арасында тәрбия эшләре алып бару белән шөгыльләнә. График буенча узган ел 263 тапкыр шундый рейдларга чыкканнар. Аларда 457 ДНД әгъзасы катнашкан....

Районыбызда җәмәгатьчелек тәртибен саклау, җинаятьчелеккә каршы көрәш максатында ирекле халык дружиналары (ДНД) оешканга да шактый вакыт узды. Мәгълүм булганча, ДНД әгъзалары җәмәгать урыннарында тәртип саклау, хокук бозуларны кисәтү, халык арасында тәрбия эшләре алып бару белән шөгыльләнә. График буенча узган ел 263 тапкыр шундый рейдларга чыкканнар. Аларда 457 ДНД әгъзасы катнашкан. Халык дружинасы эшчәнлеге белән дүшәмбе киңәшмәсендә катнашучыларны "ФОРПОСТ" җитәкчесе Айрат Батыров таныштырды.
- Чараларда район һәм шәһәр спортчылары аеруча зур ярдәм күрсәтә. Балалар-яшүсмерләр тренер-укытучылары балигъ булмаганнар арасында хокук бозу профилактикасы белән шөгыльләнә. Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия, халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә имин булмаган гаиләләргә 17 рейд ясалды, - ди җитәкче. - Дискотекалар, спорт чараларында, төрле бәйрәмнәрдә, районкүләм узган рейдларда, мәктәпләрдә булып, җәмәгать тәртибен саклауда даими катнашабыз.
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин халык дружинасы эшчәнлеген югары бәяләп, киләчәктә эшчәнлекне тагын да ныгытып, киңәйтеп җибәрергә мөмкинлек булуын ассызыклады.
- Тулай торакларны, имин булмаган гаиләләр яшәүче йорт-фатирларны ешрак тикшереп, җинаятьләрне профилактикалауда юнәлешле эш алып барырга кирәк, - диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда халык дружинасы сафлары арта