Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда гриппка каршы вакцинацияне 16690 кешегә үткәрү планлаштырыла

Ел да кыш белән бергә безнең ишекләргә грипп та шакый башлый. Быел гына искәрмә булмас ансы, грипп якынлашуы турында инде массакүләм мәгълүмат чаралары да, белгечләр үзләре дә чаң кага. Районыбызда аңа нинди әзерлек бара? Вакциналар кайта башлаганмы? Аларны алу тәртибендә үзгәрешләр юкмы? Халыкны кызыксындырган әнә шул сорауларны район үзәк сырхауханәсе...

Ел да кыш белән бергә безнең ишекләргә грипп та шакый башлый.


Быел гына искәрмә булмас ансы, грипп якынлашуы турында инде массакүләм мәгълүмат чаралары да, белгечләр үзләре дә чаң кага. Районыбызда аңа нинди әзерлек бара? Вакциналар кайта башлаганмы? Аларны алу тәртибендә үзгәрешләр юкмы? Халыкны кызыксындырган әнә шул сорауларны район үзәк сырхауханәсе баш табибының эпидемиологик мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ибраһимовага юлладык.


- Светлана Фәндәсовна, грипптан иң төп профилактика - прививка ясату дип беләбез, әмма соңгы вакытта кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында аннан зыян тапмакчылар. Моңа нигез бармы?


- Бернинди нигез юк. Татарстанда гриппка каршы прививка ясату тулы куәтенә бара. Халыкка тере вирус кисәкчекләре булмаган вакцина ясала. Ул бернинди куркынычсыз һәм ышанычлы. Балалар өчен булганнары аеруча, аларда бернинди консервантлар юк.


- Бездә аны иң беренче чиратта кемнәр ала?


- Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар. Кешеләр белән тыгыз элемтәдә эшләүче өлкәләр (медицина, мәгариф, коммуналь хезмәтләр, транспорт) хезмәткәрләре, шулай ук 60 яшьтән узган өлкәннәр. "Сәламәтлек" өстенлекле проект кысаларында әлеге категориягә кергән 11790 кешегә үзебезнең илдә эшләнгән препаратлар кулланылачак. Быел көз районда гриппка каршы вакцинацияне 16690 кешегә үткәрү планлаштырыла.

- Кайберәүләр фикеренчә, прививка ясаттың да, кыш әйләнә җаның тыныч, инде сине бернинди сырхау алмаячак. Бу дөрес фикерме?


- Юк, әлбәттә. Гриппка каршы вакцина ул бары тик грипптан гына саклый. Башка төрле салкын тию чирләренә каршы профилактик чаралар куллану, алардан саклану һичшиксез кирәк. Аннары, вакцина иммунитетны киметә, чирләтә, дигән фикер дә һич дөрес түгел. Аны ясаткан кеше тирә-юньдәгеләргә бернинди зыянсыз. Прививкадан соң ютәлләү, томау төшү, эч китү була алмый. Гомумән, вакцинаның файдадан башка бернинди зыяны юк. Барлык райондашларны аны вакытында ясатып калырга чакырабыз. Ул сезне грипп белән авырудан, чирнең кискенләшүеннән саклаячак. Оешма-предприятиеләр җитәкчеләренең дә сезон якынлашуын аңлап, бу чараны үткәрүдә активлык күрсәтүен, хезмәткәрләренә прививка ясату мөмкинлеге тудыруларын сорыйбыз.


- Вакцинаны кайсы вакытта алу мәслихәт, әле соңга калынмыйдыр бит?


- Нәтиҗәсе булсын өчен, әлбәттә, аны грипп эпидемиясе җәелгәнче үк алырга кирәк. Иң яхшысы - октябрь-ноябрьдә. Районда ул барлык медицина учреждениеләренең прививка ясату кабинетларында, амбулаториядә һәм фельдшер-акушерлык пунктларында бушлай ясала. Үзвакытында ясатылган прививка эпидемия вакытында чирләп китү ихтималын 1,5-2 тапкырга киметә. Ул сезне ышанычлы саклаячак, мәгълүм ки, авырмасаң, кыйммәтле даруларга акча да сарыф итмисең. Әлеге дә шул сүз: грипптан иң яхшы профилактика - вакцинация.


Әңгәмәдәш - Лиза НУРЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда гриппка каршы вакцинацияне 16690 кешегә үткәрү планлаштырыла