Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда гомумшәһәр шимбә өмәсе үтте

Бездә күптәннән инде шундый традиция яши: яз җиткәч һәркем шәһәрләребез һәм авылларыбыз урамнарында чисталык, тәртип урнаштыру эшенә кушыла. Шимбә өмәләре чын хезмәт бәйрәмнәренә әверелә. Билгеле булганча, быел гомумшәһәр өмәсе 20 апрель көнне оештырылды. Оешма-предприятие, учреждение хезмәткәрләре барысы да бердәм кушылып шәһәребезне чүп-чардан арындыруда катнашты. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм...

Бездә күптәннән инде шундый традиция яши: яз җиткәч һәркем шәһәрләребез һәм авылларыбыз урамнарында чисталык, тәртип урнаштыру эшенә кушыла. Шимбә өмәләре чын хезмәт бәйрәмнәренә әверелә.
Билгеле булганча, быел гомумшәһәр өмәсе 20 апрель көнне оештырылды. Оешма-предприятие, учреждение хезмәткәрләре барысы да бердәм кушылып шәһәребезне чүп-чардан арындыруда катнашты.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров өмәгә нәтиҗә ясады. Алар Ленин, Пушкин, Нефтьчеләр, Солтангалиев урамнарында булып, өмәгә чыгучылар белән очрашып, шәһәребезне чистартуга зур өлеш кертүчеләргә ихлас рәхмәтен җиткерде. Очрашу вакытында җитәкчелек азнакай халкын борчыган сорауларга да җавап бирде, кайбер мәсьәләләр урында ук хәл ителде. Шәһәрнең мәктәп, балалар бакчалары, район үзәк сырхауханәсе дә игътибардан читтә калмады. Җитәкчеләр шулай ук Азнакай-Тымытык юлында да булды.
- Гомумән алганда, шәһәрне чүп-чардан арындыруда 4000нән артык кеше катнашты, 40 транспорт берәмлеге җәлеп ителеп, 600 метр кубтан артык чүп түгелде.
"Бурение", "Татбурмонтаж" (Болгар ур.), "Татнефть-АзнакайРемСервис", "Татнефть-РемСервисТранспорт (Солтангалиев ур.), "Актүбә төзү-монтаж идарәсе", "Азнакай УТТ"сы (Хәсәнов ур.), "Жилэнергосервис" ҖЧҖләре, "МППБиО" (Ленин ур.), "Сетевая компания" (Нефтьчеләр-Шәйхетдинов урамын тоташтыручы яңа юл) ААҖләре, Азнакай РУЭСы (Пушкин ур.), Азнакай ПТСы (Гагарин ур.), Балалар иҗаты үзәге (Татарстан мәйданы), Азнакай автомобиль юллары идарәсе (Баһаветдинов ур.), "Нефтемаш" заводы (Ямашев ур.), "Сельхозжилсервис" МУП хезмәткәрләре, шәһәрнең барлык торак-милек ширкәтләре, хезмәт күрсәтү оешмалары вәкилләре, шәхси эшмәкәрләрнең күләмле эшен билгеләп үтми мөмкин түгел. Шәһәр мәктәпләре коллективы, укучылары шулай ук оешканлык күрсәтте.
Эретеп ябыштыру, төзекләндерү кебек эшләрне ТСЖ вәкилләре үзләре генә башкарып чыга алмый. Техника, эретеп ябыштыру агрегаты, төзү материалы, буяулар белән тәэмин итү мәсьәләсен күз уңында тотып, квартал территорияләре дә сәнәгать предприятиеләренә, төрле оешма-учреждениеләргә беркетелгән. Аларның зур ярдәме тиде. "ПМК Азнакай", "Азтрубстрой", "Татнефтегаз", "Татбуртранс", "Сервис НПО", "Электроэнергосервис" ҖЧҖ, "Сельхозжилсервис" унитар предприятиесе, "Азнакайнефть" идарәсенең СОЦ цехы, "Перекрыватель" ЯАҖ үзләренә бүлеп бирелгән территорияләргә җаваплылык белән карадылар. Подрядчы оешмалар да читтә калмады. "Инженерлык челтәре", "Гарант", "Техностройинвест", "УниверсалСтрой", "АзимутСтрой", "РСО" җәмгыятьләре эшне яхшы оештырды. Шулай ук "Гагаринский", "Пятерочка Плюс", "Шатлык", "Тәмле", "Намус", "Марс" сәүдә йортлары да шәһәребезне чүптән арындыруда актив катнашты. Ләкин "Ак каен", "Первый сотовый", "Альком" "Путешествие", "Аудитор", "Зоомагазин", "Магнит" (Ямашев ур.), "Эссен" (Хәсәншина ур.), "Юбилейный", "Миләүшә", "Социаль аптека" кибет-учреждение хуҗалары, хезмәткәрләре ел саен шимбә өмәләренә чыкмый. Гомумән, бу Ленин урамында урнашкан кибетләрнең күбесенә кагыла. Шәһәребезне чистартуда һәркем катнашырга тиешлеген онытмасак иде. Сөембикә урамында яңа гына ачылган "Пицца" кафесы каршында куркыныч манзара ачыла: кафе территориясе төзекләндерелмәгән, пычрак, яшелләндерү эшләре алып барылмый, кафе алдында асфальт юк. Шимбә өмәләре бер генә көн белән тәмамланмады. Чистарту алга таба да дәвам итә. Нефтьчеләр-Шәйхетдинов урамын тоташтыручы юл буена һәм төзелеп килүче укыту-тәрбия бирү комплексы территориясендә 500 төптән артык үскән агач утырту буенча эшләр бара, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров.


Авылларда хәлләр катлаулырак. - Уңай якка үзгәрештә, язгы чистарынуга үрнәк итеп Татшуган, Чалпы, Мәлбагыш авыл җирлекләрен генә атар идем. Аерым алганда, Сарлы, Микулино җирле үзидарәләрендә, Актүбә бистәсенең сәнәгать зонасында, Карамалы авылына кергәндәге агачлыкта (кискәннәре шул килеш аунап ята) гаять күп эш башкарырга кирәк. Бер сүз белән әйткәндә, язгы чистарту тулысынча канәгатьләнерлек түгел әле, авылларда сүлпәнлек сизелә. Аларга бер атна эчендә әйләнә-тирәне тәртипкә китерергә кушылды, - ди район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов.
...Күмәк өмәләр дә үтәр, урамнарыбыз һәм ишегалларыбыз да чистарыр. Әмма озаккамы? Чүп мәсьәләсенә килгәндә, бу яктан хәлләр бер дә мактанырлык түгел. Шәһәр үзәгендә дә, читтә дә тирә-як мохиткә битарафлыгыбызга юлыгасың. Кызганычка каршы, шәһәр халкының көнкүреш культурасы әлегә түбән. Уйлап тормыйбыз, кулдагы капмы, шешәме, тәмәке төпчегеме - җиргә ташлыйбыз. Бигрәк тә халык күпләп ял итә торган урыннарда күңелсез. Ә бит һәр кеше шәһәребез чистарак, матуррак, уңайлырак булсын өчен үзеннән өлеш кертә ала. Шимбә өмәләре - шуңа бер адым.
Яшәгән җиребез ямьле булсын өчен, ул җирне яратырга кирәк: җыештырган җир түгел, көн дә чүпләмичә торганы чиста.

Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда гомумшәһәр шимбә өмәсе үтте