Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Фирдәвес Гәрәев истәлегенә II турнир үтте

Әсәй авылында танылган көрәшче, татар-башкорт һәм спорт көрәше буенча республика категориясендәге хөкемдар Фирдәвес Гәрәев истәлегенә II турнир үтте. Фирдәвес Гәрәев - җирлегебездә спортны үстерүгә зур көч куючыларның һәм милли көрәш буенча район, республика ярышларында югары нәтиҗәләргә ирешкән шәхесләрнең берсе. Күренекле көрәшче истәлегенә уздырылган Республика турнирында катнашучыларның саны күп булуы аеруча...

Әсәй авылында танылган көрәшче, татар-башкорт һәм спорт көрәше буенча республика категориясендәге хөкемдар Фирдәвес Гәрәев истәлегенә II турнир үтте. Фирдәвес Гәрәев - җирлегебездә спортны үстерүгә зур көч куючыларның һәм милли көрәш буенча район, республика ярышларында югары нәтиҗәләргә ирешкән шәхесләрнең берсе.


Күренекле көрәшче истәлегенә уздырылган Республика турнирында катнашучыларның саны күп булуы аеруча куанычлы. Быел да татарча милли көрәш бәйгесе Татарстан белән генә чикләнмәде. Ярышларга Башкортстан Республикасының Туймазы, Бакалы районнарыннан да яшь спортчылар килгән иде.


Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов кунакларны район җирлегендә сәламләп:

- Татарча көрәш - бабаларыбыз барлыкка китергән, гасырлар узу белән шомара барып, бүгенгәчә чаклы йөзен югалтмаган милли байлыгыбыз ул. Көрәш белән шөгыльләнүчеләрнең саны елдан-ел артуы аеруча куанычлы. Барыгызга да уңышлар телим, - диде.

Фирдәвес Тәлгать улының тормыш иптәше - Зинфира Гәрәева һәм әтисенең эшен дәвам итүче, милли көрәш буенча спорт мастеры, "ТРның физик культура һәм спорт отличнигы" Руслан Гәрәев ярышны оештырырга ярдәм итүчеләргә, тамашачыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

Руслан Гәрәев үзенә җиде яшь булганда беренче тапкыр биленә сөлге сала.

- Көрәш җаныма рәхәтлек бирә, көндәшеңне алып салганда тагын да, - ди спортчы.

Милли көрәш буенча беренче тренеры булган Рәфис Миңнехановка рәхмәте зур аның. Гәрчә, көрәшченең бүгенге остазы да - районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Рәфис Фоат улы.

Хөкемдарлар бәйгеләр башлануны белдереп, сыбызгыларын сызгыртуга, ике келәмдә 174 яшүсмер арасында кызу көрәш башланып китте.


Киеренке рухта барган бәйгедә Азнакайдан төрле авырлык категорияләре буенча Ислам Гәрәев (25) Илфат Миңнегалиев (28), Айнур Магданов (35), Равил Сабирҗанов (40), Рунар Нуриев (65 килограмм авырлыкка кадәр) җиңүче булып танылды. Турнир батырларына диплом, медаль һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Таңсылу САНИЕВА

Фото сайттан http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Фирдәвес Гәрәев истәлегенә II турнир үтте