Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Фемида” иҗади конкурсы уза

Укучыларга хокукый белем бирү, бу өлкә белән тагын да ныграк таныштыру буенча Азнакай шәһәр суды максатчан эш алып бара. Биредә әледән-әле хокук белеме дәресләре дә үткәрелә, балалар белән бәйгеләр оештырыла. Әнә шундый бәйгеләрнең чираттагысы 8-11 нче сыйныф укучылары арасында 10-30 апрельдә үтәчәк. "Фемида" иҗади конкурсы аларның закончалыкларны, үз хокукларын белү,...

Укучыларга хокукый белем бирү, бу өлкә белән тагын да ныграк таныштыру буенча Азнакай шәһәр суды максатчан эш алып бара.

Биредә әледән-әле хокук белеме дәресләре дә үткәрелә, балалар белән бәйгеләр оештырыла.

Әнә шундый бәйгеләрнең чираттагысы 8-11 нче сыйныф укучылары арасында 10-30 апрельдә үтәчәк. "Фемида" иҗади конкурсы аларның закончалыкларны, үз хокукларын белү, суд эшчәнлеген күзаллау дәрәҗәсенә сынау да булып тора.

Мәгариф идарәсе белән берлектә уздырылучы бу бәйгенең темалары: "Законнар нигә кирәк?", "Судта яклау хокукын мин ничек аңлыйм?", "Судья булу - ул..." Иң яхшы иҗади эшләр махсус җыентыкта тупланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Фемида” иҗади конкурсы уза