Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда эш бирүчеләрне җәлеп иткән оешмаларны ирекле теркәү тәртибе булдырылды

Халыкка эш табуда ярдәм итү өлкәсендә дәүләт-шәхси хезмәттәшлек кысаларында Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау Министрлыгы эш бирүчеләр һәм гражданнарның мәгълүматлылыгын үстерүгә юнәлтелгән, кадрлар агентлыклары тарафыннан бу өлкәдә хезмәт күрсәтүне яхшырту буенча күптөрле чаралар күрә. Әлеге нәүбәттән Министрлык фәрманы нигезендә республика җирлегендә эш бирүчеләрне хезмәткәрләр туплау максатында җәлеп иткән...

Халыкка эш табуда ярдәм итү өлкәсендә дәүләт-шәхси хезмәттәшлек кысаларында Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау Министрлыгы эш бирүчеләр һәм гражданнарның мәгълүматлылыгын үстерүгә юнәлтелгән, кадрлар агентлыклары тарафыннан бу өлкәдә хезмәт күрсәтүне яхшырту буенча күптөрле чаралар күрә.

Әлеге нәүбәттән Министрлык фәрманы нигезендә республика җирлегендә эш бирүчеләрне хезмәткәрләр туплау максатында җәлеп иткән оешмаларны ирекле теркәү тәртибе булдырылды. Шул рәвешле, кадрлар агентлыклары һәм оешмалар реестры мәгълүматлары арасында мөнәсәбәтләр җайга салыначак.

Эш бирүчеләрне хезмәткәрләр туплау максатында җәлеп иткән оешмаларның ирекле теркәлүе турындагы гаризаларын карау буенча махсус комиссия төзелде. Аңа Министрлык, кадрлар агентлыклары, һәм эш бирүчеләр вәкилләре кертелде. Комиссиянең теркәү турында уңай карары буенча Министрлык реестрга кертү турында таныклык бирә. Реестрның электрон варианты Министрлык сайтында урнаштырыла.

Бәян ителгәннән чыгып, Министрлык кадрлар хезмәтенә аларның ирекле теркәлү һәм реестрга кертү өчен таныклык алу мөмкинлеге турында хәбәр итә. Кадрлар агентлыкларыннан гаризалар Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау Министрлыгында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Волгоград урамы, 47 нче йорт, 105 нче кабинет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда эш бирүчеләрне җәлеп иткән оешмаларны ирекле теркәү тәртибе булдырылды