Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда экологик ситуацияне Ленар Әхмәтовның кәҗәләре коткара

Яңа елны чыршыдан башка күз алдына да китереп булмый. Бәйрәм якынлашканда һәрберебез йорт-фатирларыбызга хуш исләрен бөркеп торган чыршы юнәтү белән мәшгуль була. Бизәлгән, купшы чыршы балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә зур могҗиза булып тора. Ләкин яңа еллар үткәннән соң урман сылукаеның беркемгә дә кирәге калмый: аннан тизрәк котылу...

Яңа елны чыршыдан башка күз алдына да китереп булмый. Бәйрәм якынлашканда һәрберебез йорт-фатирларыбызга хуш исләрен бөркеп торган чыршы юнәтү белән мәшгуль була.

Бизәлгән, купшы чыршы балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә зур могҗиза булып тора. Ләкин яңа еллар үткәннән соң урман сылукаеның беркемгә дә кирәге калмый: аннан тизрәк котылу ягын карап, чыгарып ташлыйбыз. Шәһәр кварталларындагы юл буйларында, чүплек савытлары кырында аунап яткан агачлар бигрәк кызганыч тоела.

- Элекке елларда аларны колхозлардан килеп җыеп, он итеп малларга ашаталар иде. Урамнарда аунаган чыршыларны күреп, күңел әрни, - ди азнакайлы Нәфисә апа.


Ләкин бүген дә бар икән табигать байлыгын әрәм итмәүчеләр!


- Ташланган чыршыларны җыеп, ел саен ихатага алып кайтам. Кәҗә асрыйбыз, ылысларын "ә" дигәнче ашап куялар. Шулай да аларның барсын да ташып булмый, - ди Ленар Әхмәтов.


Күп җирләрдә чыршы-наратларны эшкәртүче махсус комплекслар эшли, агачларны эшкәртеп, аларны җиһаз җитештерүдә, үсемлекләргә ашлама буларак та кулланалар икән.


Узган ел Азнакайда халыкка 400 төпкә якын нарат сатылган. Уйлап карасаң, бу бик күп сан. Берәү дә урманга чыгып, агач утыртырга ашыкмый бүген. Моны истә тотып, ясалма чыршылар кую күпкә яхшырак булмас идеме? Әлбәттә, аларның хуш исе юк, ләкин табигатькә нинди зур файда булыр иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда экологик ситуацияне Ленар Әхмәтовның кәҗәләре коткара