Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы кичә үтте

Район-шәһәр Мәдәният йортында Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы кичә үтте. Тамаша залына район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары, аларның гаиләләреннән тыш, киң җәмәгатьчелек тә килгән иде. Чараны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып, тәртип сагында торучыларга җиңел булмаган хезмәтне армый-талмый башкарулары өчен рәхмәт белдерде. - Ил тарихы...

Район-шәһәр Мәдәният йортында Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы кичә үтте.

Тамаша залына район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары, аларның гаиләләреннән тыш, киң җәмәгатьчелек тә килгән иде.

Чараны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып, тәртип сагында торучыларга җиңел булмаган хезмәтне армый-талмый башкарулары өчен рәхмәт белдерде.

- Ил тарихы елъязмасында хокук сакчылары аерым урынны алып тора. Заман алга нинди генә проблемалар тудырса да, сез үз алдыгызга куелган бурычны намус белән үтисез. Көндәлек хезмәтегез, җинаятьчелеккә каршы көрәшкә тугрылылыклы булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сез гражданнарның куркынычсызлыгы хакына хезмәт итәсез. Кайвакыт тормышыгызны, сәламәтлегегезне куркыныч астына куясыз. Сезгә үз көчегезгә ышануыгызны, югары һөнәри осталык телим, ­­­­­- дип ассызыклады ул.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илдар Шакировның тәбрикләү сүзләрен дә полиция хезмәткәрләре көчле алкышларга күмде.
- Төп эшебез - халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү, милекне саклау, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ачу эшенең сыйфатын күтәрү, коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген арттыру, хокук бозуларны кисәтүнең бердәм системасын камилләштерү. Бүлек алдына куелган бурычларны үтәдек, җәмәгать тәртибен тиешенчә оештырдык дип әйтер идем. Массакүләм мәдәни һәм сәяси чаралар вакытында хокук бозулар очраклары теркәлмәде.

Узган еллар белән чагыштырганда районда гомуми җинаятьчелекнең кимүе күзәтелә. Монда халыкны, аеруча яшьләрне төрле спорт, мәдәни чараларга тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, эчүчелек һәм наркоманиягә каршы көрәшне активлаштыру буенча район җитәкчелеге үткәргән курс та зур әһәмияткә ия әлбәттә.
Эш күләме артуга карамастан, без теркәлгән барлык авыр, аеруча авыр җинаятьләрнең 82 процентын ачуга ирештек. Бу прокуратура, судлар, тикшерү комитеты, авыл җирлекләре, тулаем район халкы белән тыгыз элемтәдә торып эшләү нәтиҗәсе. Нинди генә яңалыклар булмасын, без һаман да үз эшебезгә тугры калып, халыкның тыныч тормышын, гражданнарның иминлеген тәэмин итәбез. Алга таба да халыкның ышанычын аклап, намус белән эшләргә язсын, - диде ул үз чыгышында.

Бәйрәм бүләксез булмый. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантана да шатлыклы мизгелләргә бай булды. Бер төркем хезмәт алдынгыларына район хакимиятенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылса, икенче берәүләр төрле дәрәҗәдәге «Эчке эшләр хезмәтендәге казанышлар өчен" медаленә, истәлек бүләкләренә лаек булды.

Хокук саклаучылар хезмәте - зур тәвәккәллек сорый торган куркыныч эш. Хезмәт вазифаларын башкарганда төрле хәлләргә дучар булырга, кайвакыт, гаделлек хакына, җинаятьчеләр белән бергә-бер көрәшкә чыгарга да туры килә аларга. Җинаятьчеләргә каршы көрәштә гомерләрен биргән хокук сакчылары да бар районыбызда. Чара барышында аларның истәлеге күңелләрдә тагын бер кат яңартылды.

- Һөнәри бурычларын үтәгән вакытта гомерләрен кызганмаган полиция хезмәткәрләренең исемнәрен халык еш кына белми дә кала. Тик безнең күңелдә алар мәңге сакланырлар, - ди эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре. Аларны погонлылар бер минут тынлык белән искә алдылар.

Чара барышында сәхнәгә күтәрелүчеләр, бүләкләнүчеләр саны күп булды, аларның һәркайсы турында җылы сүзләр яңгырады, бүләкләр тапшырылды.

Таңсылу САНИЕВА

Сүз уңаеннан

Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегендә 128 кеше хезмәт куя.

Аларның 24е - хатын кыз.

фото сайттан http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы кичә үтте