Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда диспансерлаштыру тәмамлануга бара

Халыкны диспансерлаштыруның быелгы кампаниясе инде тәмамлануга бара. Мәгьлүм булганча, аны мәҗбүри медицина иминиятләштерү полисы булган 21 һәм аннан өлкән яшьтәге гражданнар (1915, 1918, 1921, 1924…1987,1990, 1993 елларда туган кешеләр) үтә. Диспансерлаштыру еш кына үлемгә яисә инвалидлыкка китерә торган авыруларны ачыклауны максат итеп куя. Безнең илдә мондый авырулар исемлегенә йөрәк-кан тамырлары,...

Халыкны диспансерлаштыруның быелгы кампаниясе инде тәмамлануга бара. Мәгьлүм булганча, аны мәҗбүри медицина иминиятләштерү полисы булган 21 һәм аннан өлкән яшьтәге гражданнар (1915, 1918, 1921, 1924…1987,1990, 1993 елларда туган кешеләр) үтә. Диспансерлаштыру еш кына үлемгә яисә инвалидлыкка китерә торган авыруларны ачыклауны максат итеп куя. Безнең илдә мондый авырулар исемлегенә йөрәк-кан тамырлары, онкология, бронх-үпкә авырулары, шикәр диабеты керә. Моның өстенә диспансерлаштыру туберкулез белән чирләүчеләрне, эчкечеләрне наркотиклар һәм психоактив матдәләр кулланучыларны да ачыклый. Район үзәк сырхуаханәсе баш табибы урынбасары Әнәс Гәрәев белән әңгәмәбез әлеге кампания барышында ачыкланган йөрәк-кан тамырлары һәм яман шеш авырулары хакында.

­-Әнәс Ханмурзович, "Сәламәтлек" өстенлекле проектында йөрәк белән бәйле авырулыларга югары технологик медицина ярдәме аерата ассызыклана...

-Әйе һәм андый ярдәм республика медицина үзәкләрендә яки федераль дәрәҗәдәге клиникаларда күрсәтелә. Быелның 9 аенда республика Сәламәтлек саклау министрлыгы квотасы нигезендә Әлмәт медсанчасте базасында 153 азнакайлы шундый ярдәм алды, 78 кешегә МРТ һәм 96 пациентка РКТ тикшерүе үткәрелде. Махсус медицина ярдәмен бар кеше дә алырлык итү һәм аның сыйфатын яхшырту максатында республикада 10 кардиохирургия һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары үзәкләре төзелде. Республикада шулай ук дәвалау учреждениеләрен тромболитик препаратлар белән тәэмин итү үзәкләштерелде. Безнең районга быел алар 24 доза бирелеп, бүгенге көнгә 75 проценты файдаланылды.

-Ашыгыч ярдәмнең соңгы вакыттагы чакырулар көндәлегенә караганда, миокард инфаркты белән мөрәҗәгать итүчеләр ешайган. Моны нәрсә белән бәйләр идегез?

-Әлеге дә баягы кешеләрнең үз сәламәтлегенә игътибары җитмәү белән. Табибка баруны сузмаска кирәк. Кайберәүләрнең диспансерлаштыру үтәргә теләмәве бөтенләй дә аңлашылмый, ничек сихәтлегеңә шулай битараф булырга кирәк?! Ел башыннан кискен миокард инфаркты белән 96 кеше сырхауханәгә салынды, аларның 47се кардиология бүлегендә дәваланса, 49ы Әлмәт медсанчастенә җибәрелде. Ни кызганыч, бу авыру үзебездә 3, кардиоүзәктә 4 азнакайлының үлеменә китерде, ә инде калган 6 очрак авырулыларның өендә булды. Күрәсез, һәркайсыбызга нәтиҗә ясарга, уйланырга җирлек бар.

-Яман шеш авырулары да замана афәтенә әверелә бара, шулай бит?

-Районда үлем-китемнәрнең шулай ук төп сәбәпләреннән берсе. Узган елдагы хәл торышы белән чагыштырганда, быел яман шеш авырулары күрсәткече 1,8 процентка үсте: 100 мең кешегә 173,1 очрак. Яман шеш авыруларыннан үлүчеләрнең 76,4 проценты пенсия яшендәгеләр өлешенә туры килсә дә, аның хезмәткә яраклы яшьтәгеләр (23,6 процент, республика буенча -14,5 процент) һәм бигрәк тә ир-атлар арасында (53,7 процент) ешаюын да әйтергә кирәк. Авыл кешеләренең үз сәламәтлекләрен кайгыртмавы соңгы вакытта аерата борчый. Әйтик, Тымытык участогы буенча 100 мең кешегә исәпләгәндә 334,8 онкология (14 үлем) очрагы туры килә, Чалпы һәм Вахитов табиб участокларында бу саннар 257 һәм 222,2 очрак.

Үлемгә китергән очракларының күбесе үпкә (18), ашказаны (13), ир-атлар һәм хатын-кызларның җенси органнары (7шәр очрак) авырулары белән бәйле. Тәмәке тартучылар, флюорографияне вакытында үтмәүчеләрне бу саннар бигрәк тә сагайтырга тиеш.

Сүз дә юк, әлеге авыруларны вакытында ачыклауда халыкка диспансерлаштыру үткәрү зур роль уйный. Әгәр 2012 елга кадәр яман шеш авыруларының 29-30 проценты инде дәвалаудан узган булса, инде менә 2 ел, ягъни диспансерлаштыру башланганнан бирле, аларны вакытында ачыклау очракларының арта баруы күзәтелә. Авыруны иртә стадиясендә ачыклау аны 80-95 процент дәвалау мөмкинлеге бирә. Саклап калынган никадәр гомер дигән сүз!

Әңгәмәдәш - Лиза НУРЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда диспансерлаштыру тәмамлануга бара