Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда димчеләр клубы ачылачак

Кызлар, уллар буй җиткерә башласа, ата-ананы борчу баса. "Кичләрен кайда йөри, кем белән вакыт уздыра икән?" - дип төн йокыларың кача. Ә инде йөрәкләрендә мәхәббәт уты кабынып, берәрсенә гыйшкылары да төшсә... Үз балаң нинди генә булса да, һәрберебез уңган-булган кияү яки килен өмет итә. Элек җиде буын бабасын белеп димләгәннәр....

Кызлар, уллар буй җиткерә башласа, ата-ананы борчу баса. "Кичләрен кайда йөри, кем белән вакыт уздыра икән?" - дип төн йокыларың кача. Ә инде йөрәкләрендә мәхәббәт уты кабынып, берәрсенә гыйшкылары да төшсә...

Үз балаң нинди генә булса да, һәрберебез уңган-булган кияү яки килен өмет итә. Элек җиде буын бабасын белеп димләгәннәр. Димче карчыкларга совет заманында караш бик тискәре булса да, хәзер зур шәһәрләрдә бу янә тормышка кереп бара. Шул ук "Әйдә, өйләнешәбез!" телетапшыруындагы Роза Сабитованы гына алсак та, булачак парларның матди ягын да, әхлакый ягын да, холкын да җентекләп тикшерә ул.

Мәхәббәтнең күзе сукыр диләр. Кайнар хисләр дулкынында кайчакта кем кочагына кереп ятканыңны да сизмисең. ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, бу ярты елда гына да районда 115 пар аерылышуын теркәгән.

- Яшь гаиләләргә бер-берсе белән аралашырдай, төпле киңәш алырдай клуб зарур. Шулай ук әти-әниләр өчен дә зарар итмәс иде, чөнки иң беренче булып безнең ЗАГС бүлегенә балаларын аеруны сорап әти-әниләр йөгереп килә, - ди баш белгеч Светлана Шакирова.

Бу мәсьәләне хәл итүне "Ак калфак" җәмгыятенең Азнакай бүлеге үз өстенә алган да инде.

- ЗАГС бүлегендә яшь ата-аналар клубы оештырмакчы булабыз. Шулай ук шәһәр-район Мәдәният йорты каршында "Димче әбиләр" клубын ачу буенча эш башланды. Авыл җирлекләренә хәбәр салдык, районда ничә буйдак егет һәм кыз барын ачыклый башладылар. "50 яшьтән соң" дигән клуб оештыру да күздә тотыла, монда ялгыз калган ирләр һәм хатыннарга бер-берсен табарга ярдәм итәргә уйлыйбыз, - дип уй-планнары белән уртаклашты әлеге бүлек җитәкчесе Эльвира Галиева.

Кара исәп белән санасаң да, авыл саен кимендә өч-дүрт өйләнмәгән егетне табарга була. Ә шәһәр тулай торакларында күпме кызлар гаилә назына сусап тилмерә.

- Утырып калам дип кенә теләсә-кемгә кияүгә чыгып булмый бит инде. Авылдагылар башын эчүгә салган. Арулары да бар инде, барысын да бер калыпка салып булмый. Шундый бер егетне үзем дә күреп беләм. "Миңа өйлән әле", - дип янына бара алмыйм ич. Берәр яучы булсын иде элекке кебек. Мин хәтта шәһәрне ташлап, авылга кайтырга да риза, - ди Рәйлә. -Яшем бара. Бик тә бала сөясем килә, урамдагы һәр нарасыйдан күземне ала алмыйм, - дип тә өстәп куйды.

- Утыз бишенче елда әни белән әти димләп кавышканнар. Әнинең озак йөргән егете дә булган, югыйсә, бабайның бердәнбер кызын читкә җибәрәсе килмәгән, ә үз авылындагы егеткә, ягъни минем әтигә ризалык биргән. Гаиләдә бер тавыш күрми үстем, бик матур, тату яшәделәр, - ди Габидә апа.

Элек заманда гаиләләр нык, ялгызлар берәм-сәрәм булган. Мөгаен, монда димче әбиләрнең дә өлеше кергәндер. Чиләгенә күрә капкачын туры китерсәң, суы түгелми бит, шуның кебек, гаилә дә тулы саклана.

Резеда ШӘРИПОВА

Әлеге тема буенча безней aznakaevo-rt.ru (+16) сайтында мәкалә астында фикер алышырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда димчеләр клубы ачылачак