Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда депутат Рөстәм Мөхәммәдиев мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек җыелмалары тапшырды

Азнакайда мондый җыелмаларны 1600 гаилә алачак.

Безнең халык элек-электән ярдәмчеллеге, бердәмлеге белән аерылып торган. Бүгенге катлаулы вәзгыятьтә моның шулай булына тагын бер кат инанасың. Бигрәк тә нефтьчеләрнең күрсәткән ярдәме бәяләп бетергесез. Алар бу чорда сәламәтлек саклау өлкәсенә һәм тулаем җәмгыятькә ярдәм итү буенча берничә акцияне гамәлгә куйды. Шуның берсе – мохтаҗлар өчен азык-төлек җыелмаларын тарату.

Пандемия шартларында авырлык кичергән кешеләргә ярдәм итү өчен “Татнефть” җәмгыяте хезмәткәрләре үзләренең бер көнлек уртача хезмәт хакын хәйрия кылып, “Игелек җыелмасы” тупладылар. Әлеге коробкадагы азык-төлек  – тулысы белән җирле җитештерүчеләребезнеке. Җыелмалар иң кирәкле продукцияләрне үз эченә ала. Анда шикәр комы да, ярмалар да, мае, тавыгы һ.б. да бар.

Бүген ТР Дәүләт Советы депутаты, "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм район башлыгы Марсель Шәйдуллин Азнакайда яшәүче күп балалы гаиләләрдә, ялгыз яшәүче өлкәннәрдә булдылар.

Бушлай җыелмаларны һәркем шатланып кабул итте.

– Безгә күрсәткән игътибарыгыз өчен чиксез рәхмәтлебез, – ди дүрт бала тәрбияләүче Лениза Галиева.

ТР Дәүләт Советы депутаты эшчәнлек юнәлешенең мөһимлеген билгеләп үтте.

– Җитәкчебез башлангычын һәркем хуплап алды. Аннан хоккейчылар да, банк хезмәткәрләре дә читтә калмады. Җыелган хәйрия акчаларына 12 меңнән артык җыелма тупланды. Алар республиканың көньяк-көнчыгыш районнарына таратылачак, – диде Рөстәм Мөхәммәдиев.

Азнакайда мондый җыелмаларны 1600 гаилә алачак.

– Бүген авыр тормыш хәлендә калган райондашларыбызга шундый зур ярдәм күрсәтелә. Моның өчен беренче чиратта “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры Наил Мәгановка, депутатыбыз Рөстәм Мөхәммәдиевка рәхмәтлебез. Районда да күп балалы мохтаҗ гаиләләргә һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә азык-төлек пакетлары таратыла. Предприятиеләр җитәкчеләрен, җирле депутатларны да әлеге Игелеклелек акциясенә кушылырга чакырып калабыз, – диде район башлыгы.

Азык-төлек җыелмаларын тарату дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев