Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Чернобыльчеләр тантаналы шартларда очрашты

Быел Чернобыль афәтенә 27 ел тулды. Бу хакта күпме генә сөйләнелсә дә, андагы радиацияне бетерүдә катнашучыларның батырлыгы бәяләп бетергесез. Россиядән барлыгы 600 меңнән артык, ә Азнакайдан 88 кеше авария нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә катнашкан. Чернобыльчеләрне искә алу көне уңаеннан, анда катнашкан азнакайлыларның бергә күрешеп, аралашуы традициягә әверелде. Быел алар "Акчарлак" ресторанында тантаналы...

Быел Чернобыль афәтенә 27 ел тулды.

Бу хакта күпме генә сөйләнелсә дә, андагы радиацияне бетерүдә катнашучыларның батырлыгы бәяләп бетергесез. Россиядән барлыгы 600 меңнән артык, ә Азнакайдан 88 кеше авария нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә катнашкан. Чернобыльчеләрне искә алу көне уңаеннан, анда катнашкан азнакайлыларның бергә күрешеп, аралашуы традициягә әверелде. Быел алар "Акчарлак" ресторанында тантаналы шартларда очрашты.

1986 елдан соң ничә кыш үтеп, ничәнче язлар килсә дә, ул вакыйгалар күпләрнең йөрәгендә тирән эз булып уелып калган.

-Чернобыльгә җибәрелгәндә 25 яшьлек егет идем, - дип искә ала Фәнил Мансуров. - Язмышыма рәхмәтлемен, исән-сау кайттым. Әлеге фаҗигадән имгәнгәннәр, иртәли гомерләре өзелгәннәрнең якты истәлеге һәрвакыт безнең күңелдә...

- Хөкүмәт һәм дәүләтебез, сынау килгәндә сәламәтлекләре турында уйламыйча, Чернобыль атом станциясендәге авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан кешеләрне игътибар үзәгендә тота. Район җитәкчелегенең зур ярдәмен тоябыз, - ди Варис Сәлимов.

Чернобыльчеләр, «Маяк» комбинаты һәлакәтләрендә катнашучыларга муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Азнакай технологик-транспорт идарәсе профком рәисе Рамил Хәйдәров, "Лидер-Авто" ҖЧҖ генераль директоры Миргазиян Динмөхәммәтов зур рәхмәтләрен белдерде, бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Мәдәният хезмәткәрләре, районыбыз үзешчәннәре кичәне концерт белән бизәде. Чернобыльчеләр шундый очрашу оештырган район җитәкчелеге, халыкны социаль яклау идарәсе, мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен белдереп таралышты.

Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чернобыль афђте онытылмый