Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда быел 20 кеше үз-үзенә кул салган

Аның үлем хәбәре башка таш белән орган кебек булды. Ул бит әле яшәргә дә яшәргә тиеш иде! Кияүгә чыгасы, балалар үстерәсе, әби булып, оныклар сөясе... Әллә бер бүлектә эшләп, бер кашыктан ашаганга, аның егетләр кебек ныклы, каты холкын белгәнгә, Гөлсарның үзе теләп элмәккә эленүен гаҗәпләндерде дип әйтү генә аз. Бу...

Аның үлем хәбәре башка таш белән орган кебек булды. Ул бит әле яшәргә дә яшәргә тиеш иде! Кияүгә чыгасы, балалар үстерәсе, әби булып, оныклар сөясе...

Әллә бер бүлектә эшләп, бер кашыктан ашаганга, аның егетләр кебек ныклы, каты холкын белгәнгә, Гөлсарның үзе теләп элмәккә эленүен гаҗәпләндерде дип әйтү генә аз. Бу яман хәбәр якшәмбе кичендә килеп иреште. Ә бит ул кичне шулкадәр аңа шалтыратып, бер эч-серемне бушатасым килгән иде. "Ярар, иртәгә сөйләрмен, " - дип кешене ялыннан бүләсем килмәде. Ә ул нәкъ шул вакытта тормыш белән мәңгегә хушлашып яткан.

Дүшәмбе эшкә килгәч тә Гөлсарның юклыгына ышана алмадым. Өстәлендәге кәгазьләрне актарам да: "Бусы ничек әле?" - дип сорарга кул телефонга үрелә. Ни кызганыч, җир астыннан юллар да, элемтә дә юк! "Эх, тилекәй!" - дип аны эчемнән генә ачуланып алам.

"Ни өчен?" - дигән сорау бер мине генә түгел, аны якыннан белгәннәрнең барысын да бимазалады. Күптән нияте булган дияр идең, суыткычта иртәгәсе көнне эшкә алып барырга дип банкага тутырылган пылавы тора. Тәмле пешерергә һәм ашарга ярата иде. "Тазарып бетәбез болай барсак", - дип көлешә идек ризыклар белән сыйланганда.

Шулай да хәтер йомгагын сүтеп, ниндидер бер чыбык очын табасым килә. Юкка гына кеше сау-сәламәт килеш алтындай кадерле гомере белән хушлашмый бит инде!

Элекке эшендә предприятие хуҗасы зур суммада кредит ала да, хезмәткәрләрен поручитель итә. Арт ягына ут каба башлагач, хуҗа кеше шәһәрдән чыгып югала, ә кредит түләү хезмәткәрләр өстенә кала. Пенсионер әнисе белән генә яшәүче Гөлсар өчен шактый акча иде ул. "Шул кайгыданмы әллә?" - дигән уй йөгерде баштан.

Яше утыздан өскә тәгәрәп тә, шәхси тормышын кора алмагангамы, мәхәббәт корбанымы әллә?

Эштә без белмәгән берәр күңелсезлеккә юлыкканмы?

Әнә шулай мәңгелек сер булдып калды Гөлсарның үлеме. Соңгы елларда үз-үзенә кул салучылар ешаеп китте. Бер гаилә дустыбыз, әле күптән түгел туган тиешле кешебез дә ни өчен якты дөнья белән хушлашуларын сер итеп алып киттеләр. Тормышлары да җитеш, кычкырып торган сәбәп тә юк кебек. Әллә шулай кылт кисәрлек дәрәҗәдә гомерләр очсызландымы соң? Яшен яшәгән кешене аңлап та була, ә менә балаларның элмәккә менүен ничек аңларга?

- Дөньяда сәяси һәм икътисади хәл катлаулы. Телевизорда негатив күп. Бу исә кеше психикасына тискәре йогынты ясый. Үз-үзеңә кул салуга эчүчелек, эшсезлек дә зур тәэсир итә, - ди район үзәк сырхауханәсе баш табибы урынбасары Әнәс Гәрәев.

Ашыгыч, катлаулы дөньяда яшибез шул. Күңел тынычлыгы җитми безгә. Балаң белән иркенләп утырып сөйләшергә, табигатькә чыгып хозурланырга, якыннарыңның хәл-әхвәлен белешергә... Таң белән торып чабабыз, чабабыз, чабабыз... Кем күңелендә нинди өермәләр уйный, күзләрендә нинди сагыш чагыла - беркемнең беркемдә кайгысы юк. Ә беркөнне ишегеңне көтелмәгән бәхетсезлек шакыгач, имәнеп китәсең, нәрсә булды, ни өчен дип өзгәләнәсең. Әмма инде җан-кадерлең белән сөйләшергә, аңлашырга соң була. Өзелгән гомерләрне кире кайтарып булмый...

Шареза

Саннар һәм фактлар:

Районда узган ел 19 кеше мордар киткән. Ә агымдагы елның унбер аенда 20 кеше үз-үзенә кул салган. Шуларның бары берсе генә хатын-кыз. Унтугыз ир-атның икесе өлкән, калганнары хезмәткә яраклы яшьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда быел 20 кеше үзүзенә кул салган