Азнакайда бәхетле әти кулына быелның 100 нче сабые тапшырылды
Тудыру йорты хезмәткәрләре бүген быелның 100 нче сабыен әтисенә тапшырдылар.
Бәхетле әти-әни – Эльвира һәм Илдар Мөхлисуллиннар. Эльвира Мәнәвез балалар бакчасында пешекче, Илдар күрше районда тренер булып эшли, Азнакай шәһәрендә яшиләр. Кызларына алар соңгы вакытта популярлык алган Ясминә исеме кушканнар. Сабыйлары сәламәт булып үссен!
Районның бала тудыру йортында атна саен чама белән 6-7 бала дөньяга аваз сала. Бу сан элеккеге еллардагыдан кимрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев