Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда бизнес өчен шартлар да, мөмкинлекләр дә зур

Кече эшмәкәрлекне яклау һәм үстерү бүгенге көндә Азнакай муниципаль районы икътисадының иң өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Кече һәм урта бизнес базар икътисадын, конкурентлы мохитне, барлык төрдәге бюджет өчен салым базасын формалаштыру; эшсезлекне киметү; кулланучыларга җитештерүче һәм хезмәт күрсәтүчеләрне сайлап алу мөмкинлеге тудыра. 2013 елның 1 апреленә районда 253 икътисади...

Кече эшмәкәрлекне яклау һәм үстерү бүгенге көндә Азнакай муниципаль районы икътисадының иң өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Кече һәм урта бизнес базар икътисадын, конкурентлы мохитне, барлык төрдәге бюджет өчен салым базасын формалаштыру; эшсезлекне киметү; кулланучыларга җитештерүче һәм хезмәт күрсәтүчеләрне сайлап алу мөмкинлеге тудыра.

2013 елның 1 апреленә районда 253 икътисади актив кече, 1403 шәхси эшмәкәр исәпләнә. Бу өлкәдә шөгыльләнүчеләрнең гомуми саны район предприятиеләрендә эшләүчеләрнең 17,4 процентын тәшкил итә.

Районда 227 крестьян-фермер хуҗалыгы теркәлгән. Бүгенге көндә районыбызның 7,5 мең кешесе бизнес өлкәсендә хезмәт куя.

2012 елда кече эшмәкәрлек субъектларыннан барлык төр бюджетларга 186 млн. сум (барлык керемнең 17 проценты), җирле бюджетка 71,8 млн. сум салым җыемнары кергән.

Соңгы елларда бизнес авыл хуҗалыкларында да киң таралыш алды. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлек асрыйлар, умартачылык, кошчылык белән шөгыльләнәләр.

Җирлегебездә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өчен бар шартлар да тудырылган: аларга ярдәм максатыннан, Азнакай муниципаль районы эшмәкәрләр советы оештырылды; "2012-2015 елларга Азнакай муниципаль районы кече һәм урта бизнесны үстерү Программасы" кабул ителде; квартал саен район башлыгы, федераль һәм республика хезмәтләре җитәкчеләре, район башкарма комитеты бүлекләре катнашында форумнар уздырыла; бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләргә ярдәм максатыннан күпсанлы федераль һәм республика программалары ( "Гаилә фермасы", "Башлангыч фермер", "Лизинг- Грант", "50х50" һәм башкалар) эшләп килә. 2012 елда гына да әлеге программалар нигезендә эшмәкәрләр тарафыннан 24 миллион күләмендә финанс ярдәме алынган. "Татнефть" ААҖ линиясе буенча 2012 елда 7 кеше сыер абзарларына металл каркаслар алды. Һәр каркасның бәясе 712 мең сум тәшкил итә. 2013 елда тагын 5 кеше шундый каркаслар алачак. Әлеге сыер торакларын төзекләндерү өчен район бюджетыннан тагын 2 млн. 500 мең сум бүленеп биреләчәк.

Азнакай муниципаль районы сайтында кече бизнеска кредитлар бирү, ТР һәм РФ тарафынан кабул ителгән эшмәкәрлеккә ярдәм программалары урнаштырылган. Мондый ярдәм чараларының барчасы да 87 кешене яңа эш урыннары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.

Эшмәкәрлекнең уңай образын формалаштыру максатыннан, районыбызда республикада беренчеләрдән булып "Ел эшмәкәре" бәйгесе үткәрелә башлады. Быел бәйгенең унынчысына йомгак ясалды. Әлеге матур традиция алга таба да дәвам итәчәк.

Даими рәвештә районыбызның "Маяк" газетасында, җирле телевидениедә эшмәкәрләр тормышы, аларның алдынгы тәҗрибәсе, ярдәм чаралары яктыртылып барыла.

Азнакайда бизнес өчен шартлар да, мөмкинлекләр дә зур. Шуңа да шәһәр һәм районда үз бизнесын ачарга теләк белдерүчеләр күп.

Эшмәкәрләр берлеге җитәкчесе Әнвәр Җиһангиров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда бизнес өчен шартлар да, мөмкинлекләр дә зур