Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Бөек Жиңүнең 69 еллыгына багышланган спорт фестивале үтте

Азнакайда Бөек Жиңүнең 69 еллыгына багышланган спорт фестивале үтте. Бүгенге көндә Азнакайда егермегә якын спорт төре үсештә, район һәм шәһәр халкының 32 проценты спорт белән шөгыльләнә. Җирлегебездә спортны үстерүгә, аеруча балалар һәм яшүсмерләр тартылган спорт төрләрен активлаштыруга зур игътибар бирелә. Мәсәлән, шайбалы хоккей, милли көрәш, армрестлинг, гер спорты, шорт-трек буенча...

Азнакайда Бөек Жиңүнең 69 еллыгына багышланган спорт фестивале үтте.


Бүгенге көндә Азнакайда егермегә якын спорт төре үсештә, район һәм шәһәр халкының 32 проценты спорт белән шөгыльләнә.


Җирлегебездә спортны үстерүгә, аеруча балалар һәм яшүсмерләр тартылган спорт төрләрен активлаштыруга зур игътибар бирелә. Мәсәлән, шайбалы хоккей, милли көрәш, армрестлинг, гер спорты, шорт-трек буенча республика, район күләмендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән спортчыларыбыз белән горурлана алабыз.

Бу хакта чараны тантаналы ачу вакытында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да билгеләп үтте.


Спорт фестивале барышында җирлегебездә спортны үстерүгә зур өлеш керткәннәргә Рәхмәт хатлары, бүләкләр, сертификатлар да тапшырылды.


Оешма-предприятие, учреждение вәкилләреннән торган 22 команда 10 төрле спорт төрендә көч сынашты.

Киеренке уенның җиңүчеләре булып районның физкультура, спорт һәм туризм идарәсе, мәгариф идарәсе, "Азнакайнефть" идарәсе командалары танылды.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Бөек Жиңүнең 69 еллыгына багышланган спорт фестивале үтте