Азнакайда баскетбол буенча зона ярышлары узды
«Чатыр-Тау Арена» спорт комплесында һәм Азнакай 2 нче урта мәктәбе базасында укучылар арасында Бөтенроссия Спартакиадасының төбәк этабы кысаларында баскетбол буенча зона ярышлары узды. Анда Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Нурлат, Чирмешән, Ютазы районнарыннан 18 команда катнашты. Егетләр арасында беренче урынны Баулы 7 нче мәктәбе командасы яулады. Азнакай 6 нчы...
«Чатыр-Тау Арена» спорт комплесында һәм Азнакай 2 нче урта мәктәбе базасында укучылар арасында Бөтенроссия Спартакиадасының төбәк этабы кысаларында баскетбол буенча зона ярышлары узды. Анда Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Нурлат, Чирмешән, Ютазы районнарыннан 18 команда катнашты. Егетләр арасында беренче урынны Баулы 7 нче мәктәбе командасы яулады. Азнакай 6 нчы мәктәбе командасы икенче урынга лаек булды. Кызлар арасында беренчелек Актүбә 1 нче мәктәбе командасы кулында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев