Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда балык тоту буенча ярышлар узачак

Ялларны күңелле, файдалы итеп үткәрү максатыннан, җирлегебездә төрле чаралар даими оештырылып тора. Аның чираттагысы 1 март көнне Ык елгасы култыгында (Тымытык авылы янында) балык тоту бәйгесе буларак уздырыла. Әлеге бәйгедә һәркем үз бәхетен сынап карый алачак. Күтәренке кәеф һәм яңа тотылган балыктан тыш җиңүчеләрне бүләкләр дә көтә, дип хәбәр итә...

Ялларны күңелле, файдалы итеп үткәрү максатыннан, җирлегебездә төрле чаралар даими оештырылып тора.

Аның чираттагысы 1 март көнне Ык елгасы култыгында (Тымытык авылы янында) балык тоту бәйгесе буларак уздырыла.

Әлеге бәйгедә һәркем үз бәхетен сынап карый алачак.


Күтәренке кәеф һәм яңа тотылган балыктан тыш җиңүчеләрне бүләкләр дә көтә, дип хәбәр итә район башлыгы мәгълүмат үзәге.


Ярышларга катнашучылар үзләре килергә тиеш була. Шулай ук автовокзалдан да машиналар алып китәчәк.


Ярышлар 11.00 сәгатьтә башланып, кичен 17.00 сәгатьтә тәмамланачак.

Җиңүчене гомумән тотылган балыклар авырлыгына карап билгелиячәкләр. Катнашучылар үзләренең балыук тоту җайланмаларын куллланырга тиеш була. Ярыш вакыты - 3 сәгать.



Ярышлар программасы:


11.00-11.45 - катнашучыларны регистрацияләү


11.45 - ярышларны ачу тантанасы, сәламләү


12.00-15.00 - балык тоту


15.00-15.30 - нәтиҗәләр ясау


16.00 - җиңүчеләрне бүләкләү

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда балык тоту буенча ярышлар узачак