Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек 63,6 процентка кимегән

Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең чираттагы утырышында Актүбә бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Мөхәммәтҗанов һәм Әсәй авыл җирлеге башлыгы Рашат Шәйхетдинов җәмәгатьчелек тәрбиячеләре буларак башкарган эшләре белән таныштырдылар, аларга бу юнәлештә киңәшләр бирелде. Азнакай эчке эшләр бүлегенең балигъ бумаганнар эше буенча бүлекчәсе начальнигы Руслан Курбиев узган елга йомгак ясап,...

Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең чираттагы утырышында Актүбә бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Мөхәммәтҗанов һәм Әсәй авыл җирлеге башлыгы Рашат Шәйхетдинов җәмәгатьчелек тәрбиячеләре буларак башкарган эшләре белән таныштырдылар, аларга бу юнәлештә киңәшләр бирелде.

Азнакай эчке эшләр бүлегенең балигъ бумаганнар эше буенча бүлекчәсе начальнигы Руслан Курбиев узган елга йомгак ясап, балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекнең һәм хокук бозуларның 63,6 процентка кимүен, агымдагы елда да җинаятьчелеккә каршы, балаларга карата рәхимсезлек очраклары белән көрәш беренче планга куелганлыгын билгеләп үтте.

Укучыларның кышкы ялы нәтиҗәләре белән мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Алия Рәүпова һәм яшьләр эше буенча идарә начальнигы Илнур Сәгыйтов таныштырды.

Кышкы каникул чорында 10 мәктәптә көндезге лагерьлар оештырылган, аларга күпчелек социаль имин булмаган гаиләләрдәге балалар йөргән.

Шулай ук 252 бала санаторий-профилакторийда сәламәтлеген ныгыткан, аларны иҗади үстерү һәм патритотик тәрбия бирү эшләре алып барылган.

Лениногорск политехник колледжының Азнакай филиалында укучыларны комиссиядә еш тикшерергә туры килә.

- Бездә контингент катлаулы, колледжка укырга килүчеләр арасында имин булмаган гаиләләрдән, мәктәптә үк учетта торучы балалар шактый, - диде үзенең чыгышында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зинфира Мифтахова.

Баланы читкә очрыдың да, үз өстеңнән җаваплылыкны төшердең түгел шул. Әти-әни күзәтүе һәм тәрбиясе белән берлектә генә уку йортлары уңай нәтиҗәгә ирешә ала.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек 63,6 процентка кимегән