Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Балаларның халыкара ышаныч телефоны көне узды

Россиядә Балаларның халыкара ышаныч телефоны көне моннан биш ел элек, 17 майда билгеләп үтелә башлады. Бу көнне бөтен ил буенча яшүсмерләр арасында ышаныч телефонын популярлаштыруга багышланган төрле чаралар уздырыла, моны башкаручы хезмәтләр арасында тупланган уңай тәҗрибәләр өйрәнелә, иң яхшы белгечләр бүләкләнә. 30 апрель көнне Азнакайда узган "Балаларның ышаныч телефоны -...

Россиядә Балаларның халыкара ышаныч телефоны көне моннан биш ел элек, 17 майда билгеләп үтелә башлады. Бу көнне бөтен ил буенча яшүсмерләр арасында ышаныч телефонын популярлаштыруга багышланган төрле чаралар уздырыла, моны башкаручы хезмәтләр арасында тупланган уңай тәҗрибәләр өйрәнелә, иң яхшы белгечләр бүләкләнә.


30 апрель көнне Азнакайда узган "Балаларның ышаныч телефоны - балалар, яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре өчен" дигән киңкырлы акция барышында мәйданнарда, урамнарда ышаныч телефоны хезмәтләренең эшчәнлегенә багышланган визиткалар, буклетлар таратылды, Балалар иҗаты үзәгендәге мәгълүмат таблосы аша халыкка җиткерелде.


16 май көнне барлык гомумбелем бирү оешмаларында "17 май - Балаларның халыкара ышаныч телефоны көне яки балага ярдәм - гаиләгә ярдәм итү" шигаре астында бердәм ата-ана җыелышлары, сыйныф сәгатьләре, конкурслар үткәрелде.


8 нче сыйныфларда укучы кызлар һәм яшүсмерләр өчен "Друг" һәм "Подружка" аралашу клублары да үзләренең эшен яңартты. Укучыларга район үзәк сырхауханәсе, прокуратура, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия, социаль яклау, мәгариф идарәсе белгечләре, ышаныч телефоны психологлары белән аралашу, аларга сораулар бирү мөмкинлеге тудырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Балаларның халыкара ышаныч телефоны көне узды