Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда балалар тәрбияләү белән бәйле суд эшләре саны кимүгә бара

Узып киткән 2013 ел Азнакай шәһәр суды һәм җәмгыяви суд участоклары өчен нинди булды? Ул алар эшчәнлегенә үзгәреш-яңалыклар өстәдеме? Нинди вакыйгалары белән аеруча истә калды? Азнакай шәһәр суды рәисе Мөсфирә Әбдрәшитова белән әңгәмәбез әнә шулар һәм алар хакында гына да түгел. -Мөсфирә Габдулловна, һәр яңа ел башында сезнең белән узганына...

Узып киткән 2013 ел Азнакай шәһәр суды һәм җәмгыяви суд участоклары өчен нинди булды? Ул алар эшчәнлегенә үзгәреш-яңалыклар өстәдеме? Нинди вакыйгалары белән аеруча истә калды? Азнакай шәһәр суды рәисе Мөсфирә Әбдрәшитова белән әңгәмәбез әнә шулар һәм алар хакында гына да түгел.

-Мөсфирә Габдулловна, һәр яңа ел башында сезнең белән узганына нәтиҗәләр ясап сөйләшеп алу матур бер гадәткә керде. Әңгәмәбез башында традицион сорау: соңгы вакытта Азнакай шәһәр суды һәм җәмгыяви судьялар эшчәнлегенә җитди үзгәрешләр кертелмәдеме, гомумән, ел сезнең өчен ничек үтте?

- Тулаем алганда, 2013 ел безнең өчен имин үтте. Әлбәттә, куанычлы хәлләр дә, киеренке вакытлар да булгалады, эш бит ул. Ә инде конкрет саннарга килсәк, федераль һәм җәмгыяви судьялар тарафыннан 4937 гражданлык эше һәм 362 материал каралды. 4203 эш буенча карар чыгарылып, шуларның 4043е буенча таләпләр канәгатьләндерелде, бу барлык эшләрнең 96 процентын тәшкил итә. Бу чорда 643 гражданлык эше туктатылды, 70е каралмый калдырылды, 21е башка судларга тапшырылды.

-Менә шул куанычлы дигәннәренә тукталып китик әле...

-Статистика күрсәткәнчә, балалар тәрбияләү белән бәйле эшләр саны соңгы вакытта кимүгә бара. Ә инде бу эшләрнең төренә килгәндә, аларның күпчелеге әти-әни аерылышканда баланың кем белән калырга тиешлеген билгеләү, уртак милекне бүлү, әти-әни хокукларын кайтару, баланың аерылышканнан соң якыннары белән аралашу мәсьәләсен хәл итү белән бәйле. Узган ел категорияләрнең соңгысына кергән 18 эш каралды. Аерылышу турындагы эшләрнең 207се шулай ук балалар мәсьәләсе белән бәйле иде. Аларның 151е буенча гаризалар канәгатьләндерелде. Әмма шуны әйтергә кирәк, ир белән хатын арасында нинди генә дәгъва-аңлашылмаучылык туса да, алар икесе дә иң беренче чиратта балалар мәнфәгатен кайгыртырга, алар турында уйларга тиеш. Ә инде әти-әни хокукыннан мәхрүм ителү - монсы инде кешелек сыйфатлары бетүнең соңгы чиге, дияр идем мин. Андыйларның күпчелеге нарасыйларын аракыга алыштырган кешеләр.

Әлбәттә, һәр әти-әни баласын тиешенчә кайгыртырга, тәрбияләргә, аны матди яктан тәэмин итәргә бурычлы. Бу бурычны закон кысаларында таләп итеп, узган ел алимент юллап алу буенча 171 эш каралды.

-Ә "үсүгә" барганы нинди эшләр?

-Бигрәк тә кулланучылар хокуклары бозылу белән бәйле булганнары. Көндәлек тормышта без барыбыз да теге яки бу өлкәдә кулланучылар: кибеттә товар сатып алабызмы, көнкүреш хезмәтләрдән файдаланабыз, транспортта йөрибез... Еш кына хокукларыбыз да бозыла. Шуңа да аларны белеп тору, үзеңне закон нигезендә яклау кирәк. Бу нәүбәттән "Кулланучылар хокукларын яклау турында" РФ законы барын онытмыйк. Ул бер үк вакытта җитештерүчеләр, хезмәт күрсәтүчеләргә дә зур бурычлар билгели. Узган ел бу төрдәге 17 гариза каралды.

Шулай ук торак, коммуналь хезмәтләр, җылылык һәм электр энергиясе өчен түләүләрне юллап алу буенча гаризалар саны елдан-ел артып тора. Әгәр фатирдан файдаланучы һәм аның гаилә әгъзалары алты ай дәвамында бернинди җитди сәбәпсез торак һәм коммуналь хезмәтләргә түләми икән, закон нигезендә алар аннан чыгарылырга тиеш.

-Сез югарыда әйткән карар чыгарылган 4203 эшнең күпмесе җинаять эшләре һәм кыскача гына аларга тукталып китсәгез иде.

-Узган ел федераль һәм җәмгыяви судьялар тарафыннан 269 җинаять эше һәм 476 материал каралды. Аларның 227се буенча карарлар чыгарылды. Барысы 250 кеше җәзага тартылды, аларның 6сы балигъ булмаган үсмерләр. Башкалар сәламәтлеге һәм тормышына каршы җинаять кылганнары өчен 35 кеше хөкем ителде. 138 кеше чит милеккә кул сузганы, талаганы, үзләштергәне өчен җинаять җаваплылыгына тартылды. Ә инде бу затларга тәфсилләбрәк тукталсак, җинаятьчеләрнең 30ы - хатын-кызлар, 55е аны исерек хәлдә, 2се наркотик куллану халәтендә кылган. Күпчелекнең беркайда да эшләмәүче яки укымаучылар булуын да әйтергә кирәк. Хөкем ителүчеләрнең 69ы штрафка, 21е төп эшеннән тыш мәҗбүри түләүсез җәмәгать эшләренә тартылган.

Сүз дә юк, иң катгый хөкемнәрнең берсе - иректән мәхрүм ителү. Узган ел 54 кешегә карата шундый суд карары чыгарылган. Шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителүчеләр саны 60 булды.

-Административ хокук бозулар арасында иң җәелгәннәре ниндиләр?

-Иң зур категория - юл йөрү кагыйдәләрен бозу белән бәйле булганнар. Узган ел алар 433кә җитте, яртысы (255) исерек килеш руль артына утыру белән бәйле. Мәгълүм булганча, андыйларга җәза елдан-ел катгыйлана. Транспорт белән идарә итү хокукыннан 1,5 елдан 2 елга кадәр мәхрүм итү каралган. 2013 елда 165 кешегә карата шундый карар чыгарылды, ә инде тагын да кабатланган очракта, административ арест җәзасы кулланыла. Узган ел ул 43 азнакайлыга карата чыгарылган.

Наркотик һәм психотроп матдәләрне законсыз кулланган 74 кешенең 30на штраф, 44нә карата административ арест салынган.

-Без хәзер мәгълүмат иркенлегендә яшибез. Суд эшчәнлеге белән кызыксынып, хокукый яклау законнарын эзләп сайтыгызга керүчеләр саны артамы?

-Әйе, Азнакай шәһәр судының Интернет сайты эше шулай ук елдан-ел камилләштерелә. Җинаять һәм гражданлык эшләре, суд практикасы йомгаклары буенча карарлардан тыш безнең сайт битләрендә гражданнар шәһәр суды эшчәнлегендәге яңалыклар белән таныша һәм еш яңгырый торган сорауларга җаваплар ала, пресс-релизларны карый, башка файдалы мәгълүматлар туплый ала. Суд сайтына керү статистикасына ясалган анализ күрсәткәнчә, 2013 елда анда 13 083 кеше булып өлгергән, 24 490 бит ачып каралган. Интернет-сайт мәгълүматлары һәр көнне яңартып торыла.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Мөсфирә Габдулловна, коллективыгызга уңышлар, иминлек телибез!

Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

Фото http://amurpress.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда балалар тәрбияләү белән бәйле суд эшләре саны кимүгә бара