Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда балалар спортын үстерү максаты белән нефтьчеләр 8 млн сум акча бүлеп бирде

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, гадәттәгечә, узган атнада булган мөһим эш-чараларны анализлаудан, хезмәттә уңышларга ирешкән район фидакарьләрен, юбилярларны котлаудан башлады. Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучысы Газинур Равиловны Черногориянең Герцег-Нови шәһәрендә уздырылган IV Халыкара «Viva Music» бәйге-фестивалендә 1 премиягә лаек булуы белән...

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, гадәттәгечә, узган атнада булган мөһим эш-чараларны анализлаудан, хезмәттә уңышларга ирешкән район фидакарьләрен, юбилярларны котлаудан башлады.

Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучысы Газинур Равиловны Черногориянең Герцег-Нови шәһәрендә уздырылган IV Халыкара «Viva Music» бәйге-фестивалендә 1 премиягә лаек булуы белән котлады һәм укытучысы Флера Әбсәләмовага Рәхмәт хаты тапшырды.

Районда балалар спортын үстерү максаты белән, "Татнефть" ААҖнең генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов Азнакайга спорт киемнәре һәм инвентарьләре алуга 8 млн; "Калинушка" ансамбленә сәхнә киемнәре тегү өчен 100 мең сум акча бүлеп биргән. Аларның сертификатларын муниципаль район башлыгына "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимов тапшырды.

Киңәшмәдә Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, узган атнада районда җинаятьләр кылыну турында 6 хәбәр алынган шуның дүртесе "кайнар эз"дән ачылган. Ул шәхси милеккә кул сузу очракларының аеруча артуы турында борчылып сөйләде.

"Водоканалсервис»ның АТПС директоры Азат Хәлимов җылыту сезонына әзерлекнең торышын яктыртты, төзекләндерү эшләре белән таныштырды һәм килеп туган проблемаларга тукталды.

Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов урып-җыю чорына штаб эшли башлаганын, шушы көннәрдә районда дүрт баш һәм аннан күбрәк сыеры булган хуҗалыкларга 30 савым аппараты тапшырылачагын әйтте. Киңәшмәдә шулай ук шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров, район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илфат Фәрхуллин, район буенча МЧС бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин алып барылган агымдагы эшләр турында сөйләде.

Муниципаль район башлыгы агымдагы атнада «Урак-2013» башланачагын белдерде һәм һәр сәгатьнең кадерен белеп эш итәргә, шәһәр предприятиеләрен дә бу мөһим кампаниядән читтә калмаска чакырды. Район башлыгы шулай ук: "Халыкка салам бушка таратылырга, бер төргәк печәннең хакы 500 сумнан артмаска тиеш. Бөртеклеләрне дә халыкка ташламалы хак белән сатарга кирәк", - дип белдерде.

Киңәшмәнең йомгаклау өлешендә шәһәр урамнарында чисталык, чүп үләннәрен чабу, чишмәләрне төзекләндерү кебек мәсьәләләр дә күтәрелде һәм агымдагы атнага бурычлар билгеләнде, җитәкчеләр адресына тиешле күрсәтмәләр, тәкъдимнәр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда балалар спортын үстерү максаты белән нефтьчеләр 8 млн сум акча бүлеп бирде