Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда балалар өчен кызыклы тамашалар дәвам итә

Шәһәрдә Яңа ел каникуллары вакытында да мәдәни тормыш тынып тормый. Әле монда, әле тегендә балалар өчен күңелле чаралар оештырыла. Әнә шундый бәйрәмнең чираттагысы бүген «Шифа» каршында үтте. Көн суык булуга карамастан, чыршы кырына җыелган сабыйларның саны иксез-чиксез иде. Бәйрәмнең төп кунаклары - Кыш бабай һәм Кар кызы, шулай ук алар...

Шәһәрдә Яңа ел каникуллары вакытында да мәдәни тормыш тынып тормый. Әле монда, әле тегендә балалар өчен күңелле чаралар оештырыла. Әнә шундый бәйрәмнең чираттагысы бүген «Шифа» каршында үтте. Көн суык булуга карамастан, чыршы кырына җыелган сабыйларның саны иксез-чиксез иде.

Бәйрәмнең төп кунаклары - Кыш бабай һәм Кар кызы, шулай ук алар белән килгән әкият геройлары балаларга онытылмаслык мизгелләр бүләк иттеләр. Нәни азнакайлылар узыша-узыша Кыш бабайга үзләренең осталыкларын күрсәттеләр - җырладылар, биеделәр, күңелле уеннар уйнадылар, бүләкләр оттылар.

Әгәр бәйрәм чараларын күрми калгансыз икән, кайгырмагыз, алар дәвам итә.

8 гыйнварда:

Мәдәният йорты мәйданында һәр көнне 10.30 сәгатьтә;

"Шифа" сәүдә үзәге мәйданында 12.00 сәгатьтә;

Балалар иҗаты үзәге мәйданында 13.00 сәгатьтә.

Мәнәвез бистәсендә 13.00 сәгатьтә.

Тукай микрорайонында 14.00 сәгатьтә.

Яңа Юл бистәсендә 14.30 сәгатьтә.

Яшьләр паркында 16.00 сәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда балалар өчен кызыклы тамашалар дәвам итә