Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда "Айсылу" балалар бакчасының өстәмә дүрт төркеме ачылды

Азнакайның 8 нче мәктәбе базасында 3 нче "Айсылу" балалар бакчасының өстәмә дүрт төркеме ачылды. Әлеге шатлыклы вакыйга белән әти-әниләрне, тәрбиячеләрне һәм сабыйларны котларга районыбыз кураторы - РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Марсел Галимәрданов килде. Тантанада "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның ТРдагы региональ җәмәгатьчелек кабул итүе җитәкчесе, ТР Дәүләт...

Азнакайның 8 нче мәктәбе базасында 3 нче "Айсылу" балалар бакчасының өстәмә дүрт төркеме ачылды.

Әлеге шатлыклы вакыйга белән әти-әниләрне, тәрбиячеләрне һәм сабыйларны котларга районыбыз кураторы - РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Марсел Галимәрданов килде.

Тантанада "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның ТРдагы региональ җәмәгатьчелек кабул итүе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Василий Логинов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимов һәм башка кунаклар катнашты.

Бәйрәм кунакларын муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләде. Ул сыйфатлы итеп һәм вакытында төзекләндерү эшләрен башкарып чыккан төзүчеләргә рәхмәтен белдерде, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Гомумбелем бирү мәктәбен капиталь төзекләндерү программасы кысаларында 2 ай эчендә сафка бастырылган әлеге бина 4 төркемгә исәпләнгән. Алар икенче һәм өченче катларда урнашкан, беренче катта ризык хәзерләү блогы җиһазландырылган. Логопед бүлмәсе дә яңа бинага күчерелде. 15 азнакайлы эш урыны белән тәэмин ителде.

Балалар бакчасының бүлмәләре бик иркен, һәр төркемдә чишенү, йокы, кече тәрбияче, юыну бүлмәсе, туалет бар. Зур аерым бүлмәдә уен, уку, ашау бүмәсә җиһазландырылган. Ишегалдында өр-яңа заманча уен мәйдәнчыклары бар.

Ата-аналар әлеге бүләккә ихластан сөенде. Бу тантанада иң бәхетлеләре сабыйлар булгандыр, мөгаен... Өстәмә төркмнәр ачу күп кенә гаиләләрнең проблемаларын хәл итте. Әлеге бакча Азнакай халкына озак еллар хезмәт итсен, балаларның шатлыклы тавышлары гөрләп торсын.

Айгөл Шәрипова, автор фотосы

Балалар чыгышының өзеген http://vk.com/mayak33005 төркемендә карый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда "Айсылу" балалар бакчасының өстәмә дүрт төркеме ачылды