Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда агробизнеска зур ярдәм күрсәтелә

Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү максатында күп төрле программалар эшләп килә. Азнакайлылар мондый уңайлыклардан файдаланамы? Гомумән, бу өлкәдә эш ничегрәк оештырылган? Әнә шундый сораулар белән без район эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангировка мөрәҗәгать иттек. - Азнакай муниципаль районы эшмәкәрләре Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының ярдәм программаларыннан актив файдаланалыр....

Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү максатында күп төрле программалар эшләп килә. Азнакайлылар мондый уңайлыклардан файдаланамы? Гомумән, бу өлкәдә эш ничегрәк оештырылган? Әнә шундый сораулар белән без район эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангировка мөрәҗәгать иттек.

- Азнакай муниципаль районы эшмәкәрләре Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының ярдәм программаларыннан актив файдаланалыр. Урта һәм кече эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтү максатыннан оештырылган "Лизинг - Грант" бәйгесендә төрле юнәлешләрдә эшләүче 5 эшмәкәребез катнашып, шуларның дүртесе җиңү яулады һәм 9 млн. 600 мең сумлык җиһазлар алды.

Шулай ук "Үз эшен яңа башлаучы фермер" номинациясендә дә республика күләмендә җиңү яулаган 67 эшмәкәрнең бишесе -азнакайлылар. Бу барлык җиңүчеләрнең 7,5 процентын тәшкил итә. Алар 6 млн. 450 мең сум күләмендә ярдәмгә ия булды. Бу программада районнан 8 фермер катнашкан иде. Көзен кабат конкурслар булачак. Берничә балл белән генә калган ике фермерыбыз ярдәмгә лаек булыр дигән өмет бар.

"Гаилә фермасы" программасы буенча документларын тапшырган 5 фермерның барысы да бәйгедә җиңеп, барлыгы 6 млн. 900 мең сум акча җәлеп итте.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша үз эшен яңа башлап җибәрүче 9 эшмәкәребез 117 мең 600 әр сумлык дәүләт ярдәменә ия булды. Бу 1млн 53 мең сум дигән сүз. Яңа эш урыннары булдыру өлкәсендә алга таба да ныклы эш алып барыла. Быел бу юнәлештә районга тагын 1 млн 293 мең 600 сум бүленергә тиеш. Димәк, янә 11 кешегә үз эшен ачып җибәрергә мөмкинлек туачак.

Шулай итеп, без бу елның ярты елында РФ һәм ТР бюджетыннан эшмәкәрләргә ярдәм максатыннан 24 млн. сум финанс ярдәмен җәлеп иттек.

2012 елда шундый ук сумманы ел буена алган идек, ә хәзер ярты елга. Бу, әлбәттә, эшмәкәрләребезнең тырышлыгы, активлыгы һәм шул ук вакытта районыбыз җитәкчеләренең әлеге тармакка ныклы ярдәме нәтиҗәсе дә.

Моннан кала безнең үз җирлегебездә эшләп килүче, депутатларыбыз тарафыннан кабул ителгән программалар бар. "2013-2016 елларда Азнакай муниципаль районында авыл хуҗалыгы үсеше" программасы нигезендә быел 250 шәр мең сумнан 4 фермерлык хуҗалыгына ярдәм күрсәтелде.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ярдәме белән "Шанс" авыл хуҗалыгы кредит-кулланучылар кооперативы уңышлы гына эшли башлады. Хәзер "Шанс" аша 36 фермерга кредитлар алырга ярдәм иттек.

Тиздән "Лизинг- грант" программасының икенче өлеше башлана. Бүгенге көндә районыбызда 6 кеше бу программада катнашырга теләк белдерде инде. Җитәкчеләребез тарафыннан тиешенчә аңлату эшләре алып барылып, эшмәкәрләребезнең тагын да активрак булуын телисе килә. Ә без үз чиратыбызда һәрчак ярдәм кулы сузарга әзербез. Республика, район җитәкчелеге ярдәме белән алга таба да шул ук юнәлештә эшләрбез дигән өметтә калам.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Хыялларыгыз тормышка ашсын!

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда агробизнеска зур ярдәм күрсәтелә