Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 600 нче бала теркәлде

Дөньяда бала туудан да шатлыклырак вакыйга юктыр. Карина һәм Әнис Низаметдиновлар гаиләсендә ул икеләтә бәйрәм төсен алды: уллары Эдвард Азнакай шәһәренең 600 нче гражданины булып теркәлде. Мондый вакыйганы ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда үткәрү күркәм традициягә әверелде. Низаметдиновларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов кайнар тәбрикләп, бүләкләр тапшырды. - Бала туу...

Дөньяда бала туудан да шатлыклырак вакыйга юктыр. Карина һәм Әнис Низаметдиновлар гаиләсендә ул икеләтә бәйрәм төсен алды: уллары Эдвард Азнакай шәһәренең 600 нче гражданины булып теркәлде.

Мондый вакыйганы ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда үткәрү күркәм традициягә әверелде. Низаметдиновларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов кайнар тәбрикләп, бүләкләр тапшырды.

- Бала туу - ул аерым гаилә өчен генә түгел, ә һәрберебез өчен зур бәйрәм. Соңгы берничә елда районыбызда балалар туу арта. Бу - тормышыбызның яхшыруы, яшьләрнең киләчәккә өмет белән каравы турында сөйли, - диде ул.

ЗАГС бүлеге мөдире Эльфинур Хәйретдинова белдерүенчә, узган ел шәһәрдә 593 бала туган булса, быел 24 декабрьгә 614 бала теркәлгән. Район буенча исә 825 бала дөньяга килгән.

Гаиләнең шатлыгын уртаклашырга хезмәт коллективларыннан да килгән иделәр. Карина "Җир бюросы" җәмгыятендә кадастр инженеры булып эшли.

- Бик тырыш, булган, - ди аның турында җитәкчеләре Илшат Газизуллин.

Әнис тә элек биредә эшләгән, шунда алар арасында мәхәббәт очкыннары кабынган.

- Карина кебек хатын җир йөзендә юк! - ди ул.

Карина исә Әнис хакында шундый фикердә. "Алтын баганам, тормыштагы ныклы таянычым", - ди. Матур, ялтыравыклы сүзләр генә түгел болар, унбер ел дәвамында сынар-сыналыр өчен вакыт та, вакыйгалар да шактый булган. Авырлыкларны бергәләп җиңгәннәр, язмыш салган сынауны лаеклы үткәннәр алар. Бу тату, бердәм гаилә чын-чынлап сокландырырлык, күпләргә үрнәк булырлык.

- Эдвард 3 кило 220 грамм булып туды. Аны тапканда иремның янымда булуы миңа көч бирде, - ди Карина.

Сигез яшьлек кызлары Юлиана да энекәше туганга шат. Бабай-әбиләрне әйтеп тә торасы түгел!

- Кече кызыбыз - Каринаның сеңлесе Алинага да туу турында таныклыкны шулай тантаналы шартларда тапшырганнар иде. Мондый бәхет гаиләбездән китмәгән икән дип уйлап куйдым. Сау-сәламәт, тәүфыйклы бала булып үссен берүк, - ди Ләлә Гәрәева.

Әнис Низаметдинов - "Татбуртранс" җәмгыятендә мастер.

- Үзеңә алмаш туды. Улыгыз Азнакайның мактаулы гражданины булып үссен! - дип җитәкчесе Ривал Хисаметдинов изге теләкләрен җиткерде.

Теләкләрнең барысын да нәни Эдвард тыныч кына бишектә "тыңлап" ятты. Ризалашкан кебек, вакыт-вакыт аваз да салгалап алды. Әти-әнисе аңа юкка гына шундый исем кушмаган, ул бәхет дигәнне аңлата икән. Бәләкәчнең бәхет йолдызы гомере буе озата барсын, әти-әнисенең, районыбызның горурлыгы булып үсәргә язсын!

Резеда ШӘРИПОВА

Фото с сайта http://aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 600 нче бала теркәлде