Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 4 наркопритон һәм 30га якын алкопритон теркәлгән

Тып-тын... Чебен очкан тавыш та ишетелми... Хәер, шәһәр җирендә яшәүчеләргә мондый тынычлык турында хыялланырга гына кала. Күршеләрең кәеф-сафа корырга яратучылар яки наркотиклар кулланучылар булса, бигрәк тә... Эштән арып-талып кайтып, рәхәтләнеп ял итәм дигәндә генә аларның хезмәт көне башлана... Наркопритоннар, алкопритоннар наркотиклар һәм эчкечелек таралуга гына булышып калмый, төрле йогышлы, куркыныч...

Тып-тын... Чебен очкан тавыш та ишетелми... Хәер, шәһәр җирендә яшәүчеләргә мондый тынычлык турында хыялланырга гына кала. Күршеләрең кәеф-сафа корырга яратучылар яки наркотиклар кулланучылар булса, бигрәк тә... Эштән арып-талып кайтып, рәхәтләнеп ял итәм дигәндә генә аларның хезмәт көне башлана...


Наркопритоннар, алкопритоннар наркотиклар һәм эчкечелек таралуга гына булышып калмый, төрле йогышлы, куркыныч авырулар да тарата. Җирлегебездә 4 наркопритон, эчкечеләр җыелып «бәйрәм» итүче 30га якын фатир теркәлгән. Наркопритоннар «оясы»ның өчесе туздырылган, берсе буенча РФ Җинаятьләр кодексының притон оештыру һәм тоту маддәсе буенча җинаять эше ачылып, материаллар судка җибәрелгән. Бу очракта притон хуҗасы дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.


- Болай да тыныч булмаган заманда яшибез, үз фатирыбызда булса да иркенләп ял итү мөмкинлеге булса иде, - дип зарлана бер туганым. - Безнең подъезддагы бер фатирда җыелып ятучы наркоман, сәрхүшләрдән туйдык. Җитмәсә, төнлә бәйрәм итәргә яраталар, исерешәләр, җырлашалар, сугышалар... Подъездыбызда тәртип бетте, чир таратырлар дип куркабыз.


Бездә тынычлык турында закон бар. Аның нигезендә кичке 10нан иртәнге 6га кадәр, ә ял көннәрендә иртәнге 9га кадәр тавышланырга ярамый.


Әмма котсыз тормыш алып баручылар күрше-тирәләре хакында уйлап та карамыйлар, аларга көн белән төн бер. Күп очракта азнакайлылар телефон аша аноним рәвештә элемтәгә чыга, ә гариза язудан баш тарта икән. Нәкъ менә гаризаның булмавы гаеплене тиешенчә җәзага тартырга мөмкинлек бирми, ди участок полицейскийлары.

Ни дисәң дә, наркомания, алкоголизм безнең җәмгыятьне җимерә, кешелекне әкренләп кенә булса да «йота» баручы тискәре күренешләр. Инде күптән тамыр җәяргә өлгергән наркомания, эчкечелекне хокук сакчылары үз көче белән генә җиңә алмый.

Күрше-тирәдәгеләребезгә игътибарлы булып, кырын эшләр кылучылар хакында эчке эшләр бүлегенә яки участковыйларга хәбәр итсәк кенә әлеге «чума»ларны азмы-күпме җиңә алырбыз.

Ленар Сәлимгәрәев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегенең полиция участок уполномоченныйлар бүлеге начальнигы:


- Җәмгыять киләчәгенә куркыныч янаучы афәт белән көрәштә һәркем катнашканда гына уңай нәтиҗәгә өмет итәргә була. Эчкечеләр җыелып ятучы фатирлар, әфьюн ясаучыларның барлыгы билгеле булса, халык тиз арада район эчке эшләр бүлегенә 02, 112 яки 7-30-87 номерлары буенча шалтыратсын иде. Эчкечелек, наркомания кебек уртак дошманны бергәләп көрәшсәк кенә җиңәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 4 наркопритон һәм 30га якын алкопритон теркәлгән