Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 2 кешене елан чаккан

Җәйнең үз хәвеф-хәтәрле яклары бар. Республикабыз сулыкларында ел башыннан 15 кеше батып үлгән, аларның 2се балалар булуы тагын да аяныч. Шөкер, безнең районда мондый фаҗигаләр әлегәчә теркәлмәде һәм алар булмасын да иде. Узган елларда җиләккә баручыларны елан чагуын онытмыйк. Быел да андый очраклар булган. Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән 2...

Җәйнең үз хәвеф-хәтәрле яклары бар. Республикабыз сулыкларында ел башыннан 15 кеше батып үлгән, аларның 2се балалар булуы тагын да аяныч.

Шөкер, безнең районда мондый фаҗигаләр әлегәчә теркәлмәде һәм алар булмасын да иде. Узган елларда җиләккә баручыларны елан чагуын онытмыйк.

Быел да андый очраклар булган. Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән 2 азнакайлыга елан агуына каршы сыворотка ясалган. 20 кеше талпан кадалу очрагы теркәлгән.

Талпан медицина билгеләмәсе буенча аеруча нәзберек урыннарга, балаларга кадалганда, энцефалитка каршы иммуноглобулин ясау мәҗбүри итеп куела. Хәвеф-хәтәрләрдән сакланыйк, игътибарлы булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 2 кешене елан чаккан