Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 18 яшькәчә балалар тәрбияләгән эшләүче әниләргә төрле өстенлекләр бирелә

18 яшькәчә балалар тәрбияләгән эшләүче әниләргә нинди өстенлекләр бирелә? Россия Федерациясенең Хезмәт социаль яклау министрлыгы фәрманы нигезендә эшләүче хатын-кызларга бала тәрбияләү бурычын да үти алу өчен шартлыр тудыруга юнәлтелгән чаралар кабул ителде. Әлеге чаралар аналарның хәлен бераз булса да җиңеләйтү максатыннан эшләнгән. Әмма 18 яшькәчә балалары булган хезмәткәрләр өчен законда...

18 яшькәчә балалар тәрбияләгән эшләүче әниләргә нинди өстенлекләр бирелә?

Россия Федерациясенең Хезмәт социаль яклау министрлыгы фәрманы нигезендә эшләүче хатын-кызларга бала тәрбияләү бурычын да үти алу өчен шартлыр тудыруга юнәлтелгән чаралар кабул ителде.

Әлеге чаралар аналарның хәлен бераз булса да җиңеләйтү максатыннан эшләнгән. Әмма 18 яшькәчә балалары булган хезмәткәрләр өчен законда билгеләнгәннән тыш, башка норматив актлар белән каралган өстенлекләр коллектив килешүләргә кертелгәндә генә нәтиҗәле була ала, дип хәбәр итә Азнакай мәшгульлек үзәге.

Эш бирүчеләргә түбәндәге өстәмә ташламалар һәм гарантияләрне килешүләргә кертергә тәкъдим ителә. Менә аларның берничәсе:

  • штатлар кыскартылганда, балигъ булмаган балалар тәрбияләүчеләрне эштә калдыру;
  • һөнәри әзерлек үткәндә, өстәмә белгечлек алганда өстенлек бирү;
  • бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү ясау, ягъни матди ярдәм күрсәтү;
  • хезмәткәрләрнең балаларын сәламәтлек һәм ял лагерьларына юлламалар белән тәэмин итү, аларның бәясен тулысынча, яки өлешчә түләү;
  • балаларга Яңа ел бүләкләре ясау;
  • хезмәткәрләрнең балалар бакчаларына түләвенә компенсация ясау һәм түләү;
  • хезмәткәрнең гаризасы нигезендә хезмәт хакын саклап, 1 сентябрь - Белем көнендә, мәктәптә чыгарылыш тантанасы көннәрендә кыска сроклы ял бирү;
  • бала тәрбияләү буенча отпускта булган хезмәткәргә сабые өч яшькә җиткәнче ай саен өстәмә пособие түләү.

Россия Федерациясе Президентының "Дәүләт социаль сәясәтен тормышка ашыру чаралары турында" һәм " РФдә демография сәсәтен тормышка ашыру чаралары турында" фәрманнары нигезендә инвалидларны һәм бала тәрбияләүче хатын-кызларны эш белән тәэмин итү юнәлешендә мәшгульлек үзәге тарафыннан түбәндәге чаралар күрелә:

- бала тәрбияләүче хатын-кызларга эшләү, һөнәри белгечлек алу, белемнәрен күтәрү мөмкинлекләре турында оешма-предприятие җитәкчеләренә үзәкнең рәсми сайты аша, стендларда мәгълүмат бирелеп бара;

- балигъ булмаган балалар тәрбияләүче, инвалид балалар караучы затларга үзмәшгульлек, эшмәкәрлек турында мәгълүмати-консультатив ярдәм;

  • балигъ булмаган һәм инвалид балалар тәрбияләүчеләргә эш урыннары ярминкәләре уздыру;
  • балигъ булмаган һәм өч яшькә кадәр бала тәрбияләүче хатын-кызларга эш сайлау, эшкә урнаштыру буенча чаралар уздыру;
  • өч яшькә кадәр бала тәрбияләү буенча ялда булган хатын-кызлар өчен һөнәри әзерлек курслары уздыру (укыту мәшгульлек үзәге исәбенә);
  • балигъ булмаган бала тәрбияләүче хатын-кызларны даими һәм вакытлыча эшкә урнаштыруда ярдәм итү. Өйдә торып эшләү, тулы булмаган эш көне, атнасы кебек мөмкинлекләрен барлау;
  • инвалид балалар тәрбияләүче, күпбалалы хатын-кызларны (эш бирүчеләрнең чыгымнарын кайтару шарты белән) эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтү.

Фото

ВНИМАНИЕ! Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакции.

Незаконное использование объектов авторского права наказывается штрафом в размере до двухсот тысяч рублей или лишением свободы на срок до двух лет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 18 яшькәчә балалар тәрбияләгән эшләүче әниләргә төрле өстенлекләр бирелә