Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 16 укучыга район башлыгы гранты тапшырылды

Быел муниципаль район башлыгы гранты Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңү һәм призлы урыннар яулаган 16 укучыга тапшырылды. Мәгариф идарәсенең сәләтле балалар белән эшләү буенча кураторы Миләүшә Зарифуллина хәбәр итүенчә, 20 фән буенча олимпиадаларның муниципаль этабында 983 укучы катнашып, 217 се уңышка ирешкән, 189 укучы берничә фәннән призлы урын алган. Бөтенроссиянең...

Быел муниципаль район башлыгы гранты Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңү һәм призлы урыннар яулаган 16 укучыга тапшырылды.

Мәгариф идарәсенең сәләтле балалар белән эшләү буенча кураторы Миләүшә Зарифуллина хәбәр итүенчә, 20 фән буенча олимпиадаларның муниципаль этабында 983 укучы катнашып, 217 се уңышка ирешкән, 189 укучы берничә фәннән призлы урын алган.

Бөтенроссиянең төбәк һәм республика олимпиадаларында районнан 102 укучы үз белемен сынап караган. Призерлар аеруча татар теле һәм әдәбияты буенча күп - 7 урын. Азнакай 2 нче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныфыннан Рузилә Вәлиуллина (укытучысы Фәридә Шәйхелисламова) һәм Җиңү бистәсе мәктәбенең 8 нче сыйныфыннан Марине Арутюнян (укытучысы Миләүшә Шәйхулова) татар теле һәм әдәбияты буенча икенче Халыкара олимпиадада һәм республика олимпиадасында да җиңгән.

- Татар теле - бик матур тел, өйрәнергә җиңел, - ди рус һәм әрмән телләрен дә камил белүче Марине.

- Әти-әниләргә, тирәнтен белем биргән укытучыларыбызга һәм хезмәтебезне бәяләгән өчен район башлыгына рәхмәтлебез, - ди шулай ук татар теле буенча республика олимпиадасында җиңүче 3 нче мәктәпнең 11 нче сыйныфыннан Диләрә Хисаметдинова.

Грант алучыларның иң кече яшьтәгесе - математика буенча республика олимпиадасында җиңүче, 5 нче мәктәпнең 4 нче сыйныфы укучысы Сергей Михайлов.

- Гадәти булмаган малай, - ди аның турында укытучысы Людмила Чернова. -Ул физика законнарын белә, логик фикер йөртә, кызыксынучан, бәхәсләшергә һәм дөреслеген исбатларга ярата.

Укудан тыш Сергей каратэ белән шөгыльләнүен һәм шахмат уйнавын да әйтте.

Тарих һәм җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этабы призеры Андрей Гурьянов 5 нче мәктәпнең 11 нче сыйныфын тәмамлый һәм Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетына керергә хыяллана. Аның кебек 9 нчы сыйныф укучылары - 2 нче мәктәптән Әдилә Миргалиева җәмгыять белеме, 4 нче лицейдан Зилә Зарипова әдәбият буенча Бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этабы призерлары.

-Быел беренче тапкыр олимпиадаларда 8 нче сыйныф укучылары да катнашты. Азнакай 2 нче урта мәктәбе "Шешмаойл" идарә итү компаниясе белән берлектә кыр геологиясе буенча ачык олимпиадага командалар әзерли. Быел җәй сәләтле балалар Кара диңгез яры буенда профильле сменаларда, шулай ук «Бинилект», «Орбиталь», «Мирас» кебек җәйге мәктәпләрдә ял итәчәк һәм остлыкларын чарлаячак, - диде мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова.

Резеда ШӘРИПОВА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 16 укучыга район башлыгы гранты тапшырылды