Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 12 кеше билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителгән

Бу көннәрдә җинаять-башкару инспекциясе хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Быелның беренче кварталында шәһәрдәге әлеге инспекция аша иректән мәхрүм итмичә хөкем ителгән 174 кеше үткән. Аларның 12се билгеле вазифа биләүдән яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителгәннәр, 19 кеше мәҗбүри эш рәвешендә җәзага тартылган, 49ы - төзәтү эшләренә, 90 азнакайлы...

Бу көннәрдә җинаять-башкару инспекциясе хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде.

Быелның беренче кварталында шәһәрдәге әлеге инспекция аша иректән мәхрүм итмичә хөкем ителгән 174 кеше үткән. Аларның 12се билгеле вазифа биләүдән яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителгәннәр, 19 кеше мәҗбүри эш рәвешендә җәзага тартылган,

49ы - төзәтү эшләренә, 90 азнакайлы сынау срогы белән шартлы рәвештә хөкем ителгән, 13нең иреге чикләнгән.

2010 елдан инспекция судларның хөкем ителүчеләрне колония-поселениегә җибәрү карарын да тормышка ашыра.

Шулай ук өй аресты, наркомания авырулыларга карата хөкем карары үтәлешен башкару да инспекциянең яңа төр вазифаларына керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 12 кеше билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителгән