Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 100 укучыга тракторчы-машинист таныклыгы тапшырылды

Язгы чәчү алдыннан гына Лениногорск политехника көллияте филиалында тантаналы шартларда 100 укучыга тракторчы-машинист таныклыгы тапшырылды. Димәк, авыл хуҗалыгында механизаторларга кытлык булмаячак. Әйе, кадрлар җитмәү мәсьәләсе агрохуҗалыклар гына түгел, район җитәкчелеген дә борчып килде. Әлеге очрашу мине (автор Н. Фазлыева) мәктәп елларына кайтарды. Ул чорда без - алтмышынчы елгылар, мәктәпне тәмамлаганда,...

Язгы чәчү алдыннан гына Лениногорск политехника көллияте филиалында тантаналы шартларда 100 укучыга тракторчы-машинист таныклыгы тапшырылды. Димәк, авыл хуҗалыгында механизаторларга кытлык булмаячак.


Әйе, кадрлар җитмәү мәсьәләсе агрохуҗалыклар гына түгел, район җитәкчелеген дә борчып килде. Әлеге очрашу мине (автор Н. Фазлыева) мәктәп елларына кайтарды. Ул чорда без - алтмышынчы елгылар, мәктәпне тәмамлаганда, урта белем аттестаты белән бергә, тракторчы-машинист таныклыгын да алып чыга идек.

Егетләр генә түгел, хәтта кызлар да тракторчы булды һәм күпләребез шушы "права" белән тәүге хезмәт юлын башлап җибәрде. Ә нигә әле элеккеге традицияләрне яңартмаска? Һәм азнакайлылар шулай эшлиләр дә: муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин инициативасы белән дүрт авыл мәктәбендә трактор-комбайннарда эшләү өчен белгечләр хәзерләнә башлады.

Анда уналты яшьтән өлкәнрәк мәктәп укучылары, авыл яшьләре һәм хәтта өлкәнрәкләргә дә тракторчы-машинист һөнәренә укытулар оештырылды. Белем бирүдә көллият филиалы укытучыларыннан тыш, авылларның үзендә яшәүче тәҗрибәле белгечләр, механизаторлар да җәлеп ителгән. Бүгенге көндә Кәкре Елга авылыннан - 25, Чалпыдан - 28, Җиңү бистәсеннән - 23, Азнакай мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы 20 укучы механизатор һөнәрен үзләштергән инде. Урсай авылы мәктәбендә 27 укучы белем алуын дәвам итә.

Ә Әлкәй, Илбәк, Мәсгут, Ирекле, Баланлы Бүләк, Татшуган, Балтач, Урманай, Стәрле, Беренче Май, Буралы яшьләре якындагы авылга йөреп укыйлар.


Үз тормышларында беренче документны алган яшьләрнең кәефе күтәренке:


- Мөмкинлек булса, җәй көне тракторга утырырга исәп бар, - ди Татшуганнан Рәмзил Гыймаев.
Рәмзил елның-елында каникул чорларында авылына ярдәм итә. Активист, спортчы буларак аны авылдашлары хөрмәт итә һәм ярата. Шундый егетләр күбрәк булса икән ул!


Авыл җире ошап бетмәсә, рәхим итеп, шәһәр предприятиеләренә дә урнашырга мөмкин. Ничә еллар дәвамында укып юрист, икътисадчы белгечлеге алган яшьләр эш таба алмый аптырап йөргәндә, тракторчы, машинист, пешекчеләрне бүген биш куллап алырга әзер торалар.


Азнакай технологик-транспорт идарәсе җитәкчесе Александр Попов та, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов та: "Үз туган җирегездә эшләргә урын бар", - дип эшкә чакырып тора. "Марс" җәмгыяте җитәкчесе Рамил Җәмилов егетләрен читкә җибәрмәскә теше-тырнагы белән ябышкан: "Армиягә озатам, каршы алам, эшләргә бар шартларны тудырам", - ди.


Әйе, беркем дә мәктәпне бетереп чыгу белән начальник та, зур белгеч тә булмаган. Кайсысын гана алсаң да, алар хезмәт уңышларына түбәннән, тормыш тәҗрибәсе туплап күтәрелгән. Хәерле юл, егетләр! Сез дөрес юлны сайладыгыз, дип әйтәсе килә.


Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 100 укучыга тракторчымашинист таныклыгы тапшырылды