Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 1 сентябрьдән штрафлар арта

Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, 1 сентябрьдән юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар артачак. Иң беренче, минималь штрафның суммасы арта. Хәзергә әле ул 100 сум тәшкил итсә, 1 сентябрьдән 500 сум булачак. Тизлек режимын бозучыларга иң аз күләмдәге штраф менә шушы суммада киләчәк. Иң каты...

Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, 1 сентябрьдән юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар артачак.

Иң беренче, минималь штрафның суммасы арта. Хәзергә әле ул 100 сум тәшкил итсә, 1 сентябрьдән 500 сум булачак. Тизлек режимын бозучыларга иң аз күләмдәге штраф менә шушы суммада киләчәк.

Иң каты җәза исерек килеш руль артына утыручыларга. Бүген эчкән килеш машина йөртүчеләргә ел ярымнан ике елга кадәр автомобиль белән идарә итүдән мәхрүм ителү яный. Ә 1 сентябрьдән андыйларның машина йөртү таныклыгын гына алып калмаячаклар, бюджет файдасына 30 мең сум күләмендә штраф та түләттерәчәкләр. Кагыйдә бозу кабатланса, штраф күләме 50 мең сум тәшкил итәчәк, машина йөртү таныклыгы 3 елга алыначак. Үз автомобиль руле артына эчкән кешене утыртучыны да шушындый ук җаваплылык көтә.

Медицина тикшерүеннән баш тартсаң, штраф - 30 мең сум, таныклык белән дә 1,5-2 елга саубуллашасың. Транспорт чарасын идарә итү хокукы таныклыгын алдырткан кеше исереклеккә (руль артында вакытта) медицина тикшерүеннән баш тартса, 10-15 тәүлеккә кулга алынырга мөмкин.

Хәвефсезлек каешын эләктермәгәндә икеләтә, бүгенге 500 сум урынына, зуррак сумма - 1000 сум түләргә туры киләчәк. Балаларны машинада махсус креслосыз йөртү 3000 сумга төшәчәк. Моңа кадәр автомобиль белән идарә иткәндә кесә телефоны белән сөйләшүчегә 300 сум штраф салынган булса, 1 сентябрьдән кагыйдә бозу турындагы беркетмәне 1500 сумга тутырачаклар.

Юлда тизлек режимын саклау мөһим кагыйдә булып кала. Тизлекне нормадан сәгатенә 20 километрга арттыручылар 300 урына 500 сум, ә 80 километрдан да күбәйсә, 5 мең сум штраф түләячәкләр яисә 6 айга йөртүче машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителәчәкләр.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче җәяүлеләргә, мопед (скутер) йөртүчеләргә 1 сентябрьдән штрафлар күләме шулай ук шактыйга арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 1 сентябрьдән штрафлар арта