Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай ЗАГС бүлегендә шәһәребезнең 125 нче парын теркәү тантанасы булды

Азнакай ЗАГС бүлегендә шәһәребезнең 125 нче парын теркәү тантанасы булды. Илнур һәм Миләүшә Сәфиуллиннарны кызыл туйлары белән район башлыгы исеменнән Азнакай район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин тәбрик итте. - Гаилә - тормышыбызның нигезе, дәүләтебезнең киләчәге. Ул никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә нык, тату икән,...

Азнакай ЗАГС бүлегендә шәһәребезнең 125 нче парын теркәү тантанасы булды. Илнур һәм Миләүшә Сәфиуллиннарны кызыл туйлары белән район башлыгы исеменнән Азнакай район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин тәбрик итте.

- Гаилә - тормышыбызның нигезе, дәүләтебезнең киләчәге. Ул никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә нык, тату икән, димәк, дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Сезнең гаилә тормышы да бәхетле, йортыгыз сабыйлар тавышыннан тынып тормасын, - дип Айдар Фәндәс улы яшь парларга изге теләкләрен юллады, бәхетле тормыш, гаилә иминлеге теләп, район башлыгының котлау хатын һәм истәлек бүләген тапшырды.

Ильмира КАМАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай ЗАГС бүлегендә шәһәребезнең 125 нче парын теркәү тантанасы булды