Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай ЗАГС бүлегендә озак еллар бергә тату гомер кичергән парларны хөрмәтләү тантанасы – Гаилә бәйрәме узды

15 майда Азнакай ЗАГС бүлегендә озак еллар бергә тату гомер кичергән парларны хөрмәтләү тантанасы - Гаилә бәйрәме узды. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин шушы көннәрдә тимер, бриллиант, алтын, көмеш туйларын билгеләп үтүче юбилярларны кайнар тәбрикләп, иң җылы теләкләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды. -Районыбызда сезнең кебек матур гаиләләр күп. Сез -...

15 майда Азнакай ЗАГС бүлегендә озак еллар бергә тату гомер кичергән парларны хөрмәтләү тантанасы - Гаилә бәйрәме узды.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин шушы көннәрдә тимер, бриллиант, алтын, көмеш туйларын билгеләп үтүче юбилярларны кайнар тәбрикләп, иң җылы теләкләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.
-Районыбызда сезнең кебек матур гаиләләр күп. Сез - яшьләргә яшәү рәвешегез белән үрнәк. Гаилә - җәмгыятьнең нигезе. Үзегез кебек тырыш, уңган, тәртипле балалар тәрбияләп үстергәнсез, рәхмәт сезгә! Ә яшь парларга бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, өлкәннәргә тигезләнеп яшәүләрен телим. Соңгы елларда районыбызда демографик хәл яхшыра. Без киләчәкне кайгыртып, яңа бакчалар, мәктәпләр төзибез, яңа микрорайоннар калка. Бәхетле булыгыз! - диде ул.
Юбилярларны шулай ук үзләре эшләгән оешма-предприятие җитәкчеләре дә котлады.
Бәхетле яшәүнең сере нидә? Бу сорауга 55 ел бергә яшәгән Рәзинә һәм Әсгать Йосыповларның (өстәге рәсемдә) җавабы гади:
- Бер-береңә юл куеп, аңлашып, килешеп яшәүдә!
Шулай булмаса, Рәзинә апа 33 ел буе сукыр ирен сабый бала кебек тәрбияләмәс, 35 ел каенана белән чөкердәшеп яшәмәс иде!
Быел кушылышкан яшь парлар исеменнән Айнур һәм Рәмис Кәримовларның:
Тормыш юлын бергә башлаганбыз,
Ахыргача бергә булыйк без! - дип җырлавы өлкәннәр алдында вәгъдә булып яңгырады.
Соңыннан юбиляр һәм яшь парлар бизәлгән машиналарга утырып, Яшьләр паркына юл алды. Биредә алар "Яшь гвардия"челәр ярдәме белән гаилә ныклыгын чагылдырган миләш агачлары утырттылар.
Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай ЗАГС бүлегендә озак еллар бергә тату гомер кичергән парларны хөрмәтләү тантанасы – Гаилә бәй...