Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек шоферларны аулый

Исереккә диңгез тубыктан... Халык теленә кергән тирән мәгънәле гыйбарә бу. Аракы сөреме миен томалаган, уйлау, тоемлау сәләтен югалткан исерекнең алдагы мизгелдә нинди гамәл кыласын күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Әгәр дә инде ул автомобиль руле артына утырган булса, бигрәк тә... Мондый хәл районда әле узган ял көнендә генә күзәтелде....

Исереккә диңгез тубыктан...

Халык теленә кергән тирән мәгънәле гыйбарә бу. Аракы сөреме миен томалаган, уйлау, тоемлау сәләтен югалткан исерекнең алдагы мизгелдә нинди гамәл кыласын күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Әгәр дә инде ул автомобиль руле артына утырган булса, бигрәк тә...

Мондый хәл районда әле узган ял көнендә генә күзәтелде. Автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән берәү исерек килеш "КИА" машинасында сәфәр кылырга чыга. Алкоголь сөреме миен сыеклаган хуҗа тизлек режимын саклый алмый, техника белән идарә итү сәләтен югалта һәм автомобиле белән Азнакай-Чәкән трассасының Урманай авылы янындагы юл яны чокырына төшеп әйләнә. Бәхетенә, янында пассажирлары булмый. Үзе бот сөяге сыну белән котыла. "Исереккә диңгез тубыктан" гыйбарәсе менә шул буладыр да инде...


Азнакай эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчелеге исерек яки автомобиль белән идарә итү таныклыгы булмаган килеш машина руле артына утыру, юлның хәрәкәткә каршы ягына чыгу, тиешле урыннарда җәяүлеләргә юл бирмәү, куркынычсызлык каешларын эләктермәү очракларын кисәтү максатыннан махсус рейдларны атна саен үткәрә. Гадәти көннәрдә ике экипаж эшләсә, планлы акцияләрдә полициянең участок уполнрмоченныйлары белән бергәләп берюлы дүрт юл-патруль хезмәте катнаша. Рейдларның чираттагысында, узган җомга көнне булганында, "Маяк" газетасы журналисты да катнашты.


...Көндезге сәгать өчтә ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе, полиция майоры Сирин Райманов рейдка чыгасы шәхси состав белән инструктаж үткәргәннән, алар алдына оператив бурычлар куйганнан соң, өлкән инспектор Радик Садртдинов белән полициянең участок уполномоченные Радик Ибәтов, инспекторлар - Радик Гыйләҗев (Ленар Галиуллин), Альберт Дәүләтшин (Илфак Сафиуллин), Айнур Хәкимов (Марсель Фәрхетдинов) экипажлары үзләренә билгеләнгән маршрутлар буенча кузгалды.


Безнең өлешкә Актүбә бистәсе, аңа караган җирлекләрдәге торак пунктлар, Мәлбагыш, Әлкәй авыллары керә. Экипаж җитәкчесе өлкән лейтенант Радик Садретдинов күзәтчелекне караңгы төшкәнчегә кадәр бистә яны авылларыннан башларга карар кылды. Өстән туктамый яңгыр коеп торгангамы, урамнарда эштән кайтучылар машинасыннан башка хәрәкәт күренми. Авыл җирендә тизлекне дә арттырасы, каршы як хәрәкәт юлына чыгасы да юк. Мондагы тәртипне юллар "үзе көйли". Шуңа күрә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар да күренми: якынга яктыртучы утлары кабынган, куркынычсызлык каешлары эләктерелгән. Исерткеч эчемлекләр кулланучылар да очрамый. Аның каравы, вакыт төнгә авышса да (рейд сәгать унга тиклем барды), Актүбәдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар җитәрлек булды: бистәнең үзәк урамында җәяүлегә юл бирмәүче 2 машина хуҗасына (1500 сум), 12 яше тулмаган баланы салонда махсус утыргычсыз йөртүчегә (3000 сум, балалар утыргычы да шул ук бәядә), куркынычсызлык каешын эләктермәүче (1000 сум) 3 кешегә административ беркетмә төзелде.


Икенче көнне ЮХИДИ бүлекчәсендә рейд нәтиҗәләренә анализ ясалды. Аннан күренгәнчә, җитди кагыйдә бозулар Азнакай шәһәрендә дә булган. Биредә җәяүлегә юл бирмәүнең 2, яше җитмәгән баланы махсус утыргычта йөртмәүнең 1, куркынычсызлык каешын эләктермәүнең (каешын эләктермәгән пассажирны да кертеп) 3, теркәү номерлары пычрак булуның 3 очрагы теркәлгән. Ык буе авылларына килгәндә, Сарлыда куркынычсызлык каешын эләктермәгән "Волга" машинасы, Тымытыкта куркынычсызлык каешын такмаган "Лада", теркәү номеры укып булмаслык дәрәҗәдә пычрак булган "Жигули" хуҗасына административ беркетмә төзелгән.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек шоферларны аулый