Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай Яңа елга әзерләнә

Быел аны ничек каршылаячакбыз? Күптәннән килгән күркәм гадәт буенча, районның иң биек һәм иң матур үзәк чыршысы, "Азнакайнефть" идарәсе коллективы көче белән, шәһәрнең Татарстан мәйданына урнаштырылды. Бүген анда тулы көченә бәйрәмгә хәзерлек эшләре бара. Башка еллардагы кебек үк, төп чыршы мәйданында Кыш Бабай һәм Кар Кызыннан тыш, бәйрәм карарга, ял...

Быел аны ничек каршылаячакбыз? Күптәннән килгән күркәм гадәт буенча, районның иң биек һәм иң матур үзәк чыршысы, "Азнакайнефть" идарәсе коллективы көче белән, шәһәрнең Татарстан мәйданына урнаштырылды.
Бүген анда тулы көченә бәйрәмгә хәзерлек эшләре бара. Башка еллардагы кебек үк, төп чыршы мәйданында Кыш Бабай һәм Кар Кызыннан тыш, бәйрәм карарга, ял итәргә, Яңа ел каршыларга килгән тамашачыларны ике Боз казаны, ике Боз лабиринты, биш Боз сарае (замок), ун Әкият персонажы сыннары каршылаячак. Узган еллардагыдан аермасы шунда - аларның һәрберсенең эшләнеше, сюжет төзелеше яңача, кызыклырак булачак. Бүген биредә әлеге эшләрне башкару өчен җаваплы оешма-предприятие эшче-белгечләре көч куя, скульптор-рәссамнар иҗат ялкынында кайный. Юл аркылы гына, Сөембикәнең Ленин урамы белән кисешкән башында, балаларга шуу өчен 30 метрга сузылган Боз таучыгы эшләнә...
Азнакай шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров белдерүенчә, калган чыршылар шәһәр-район Мәдәният йорты каршында, Ишкәев паркында (сүз уңаеннан әйтергә кирәк, парк стадионында тимераякта шуар өчен махсус шугалак төзеләчәк, музыка уйнап, мәйдан яктыртылып торачак. Өстәвенә, прокатка тимераяк алып тору мөмкинлеге дә булачак), Яңа Юл, Мәнәвез, Тукай, шәһәрнең көньяк-көнчыгышындагы "Б" микрорайонында урын алачак. Болардан тыш, урамнар йорт кварталлары ишек алды, мәктәп, балалар бакчалары, предприятие, оешма, учреждение биналары бәйрәмчә бизәләчәк. Бу эшләр 15 декабрьгә төгәлләнергә тиеш. Аның үтәлешен шул ук көнне муниципаль район башлыгы җитәкчелегендәге комиссия тикшерәчәк.
Яңа ел чыршылары Актүбә эшчеләр бистәсендә һәм авыл җирлекләре үзәгендә дә бизәләчәк.
20 декабрьгә кадәр авыл җирлекләре, оешмалар, ТСЖ, мәктәпләр арасында "Иң матур бизәлгән Яңа ел чыршысы", "Иң яхшы Яңа ел скульптурасы" конкурсына йомгак ясалачак.
Үзәк чыршыны ачу район башлыгы Марсель Шәйдуллин 24 декабрьгә планлаштырыла.
Наил Абдуллин,
автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай Яңа елга әзерләнә