Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай вәкилләре Чиләбе өлкәсендә төбәкара Сабантуйда булып кайтты

Күркәм традиция буенча шушы көннәрдә Азнакай вәкилләре Чиләбе өлкәсендә төбәкара Сабантуйда булып кайтты. Урал таулары итәгендә җәйрәп яткан күркәм табигатьле Кунашак районы төрле төбәкләрдән делегацияләр кабул итте. Аларны Чиләбе өлкәсе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Борис Дубровский сәламләде. Ул әлеге бәйрәмне сагынып көтеп алулары турында, ерак араларны якын итеп килүчеләргә, Сабантуйны истәлекле...

Күркәм традиция буенча шушы көннәрдә Азнакай вәкилләре Чиләбе өлкәсендә төбәкара Сабантуйда булып кайтты. Урал таулары итәгендә җәйрәп яткан күркәм табигатьле Кунашак районы төрле төбәкләрдән делегацияләр кабул итте. Аларны Чиләбе өлкәсе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Борис Дубровский сәламләде. Ул әлеге бәйрәмне сагынып көтеп алулары турында, ерак араларны якын итеп килүчеләргә, Сабантуйны истәлекле итеп уздыруда үзләреннән зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерде.


Бәйрәм кызларның күз нурларын кушып чиккән сөлгеләрен мәйдан уртасындагы колгага бәйләү белән башланып китте. Әлеге затлы кул эшләре милли көрәштә җиңүчеләргә атап эшләнгән иде. Күк йөзен искиткеч матур салют, һавага очыртылган дистәләгән шарлар бизәде. Бу тамашаны кыр эшләре батырларын бүләкләү дәвам итте. Сабантуйның традицион уеннары, ярышлары старт алды. Халык һәммәсендә дә кызыксынып катнашты. Азнакай спортчылары монда да сынатмады. Гер күтәрүдә якташыбыз 1 нче урынга лаек булды.

Аерым игътибар, әлбәттә, милли көрәш белән ат ярышларына юнәлтелгән иде. Быелгы бәйрәм беренче тапкыр «Сабантуй сәләтләре» бәйгесе оештырылуы белән истәлекле булды. Татарстан, Башкортстанның атказанган артистлары белән бергә үзебезнең Азнакай сәхнә осталары - «Лилия» бию коллективы, «Азнакай гүзәлләре» триосы, жырчы-композитор Ландыш Шәрәфиева, Гөлсинә Хафизова, Гөлфия һәм Ригил Әхмәтҗановлар, Марат Мозаффаров, Эльзира Ахтареева, Илназ Динмөхәммәтов чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде. Туган якның җыр-моңына сусаган милләттәшләребез безгә кушылып җырлады, биеде. Аларның сөенече, рәхмәте иксез-чиксез иде.


Аерым игътибарны төрле милләтләрнең яшәү-көнкүрешен чагылдырып бизәлгән йорт, каралты-кура, ишегаллары күргәзмәләре, Галина Герк һәм «Актүбә уенчыгы» курчаклары һәм уенчыклары халыкны чын-чынлап җәлеп итте.


Эльзира Әхтәреева,

район-шәһәр мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай вәкилләре Чиләбе өлкәсендә төбәкара Сабантуйда булып кайтты