Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай ветеран–нефтьчесе Йосып Мортазинны 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Урта, аеруча өлкән буын азнакайлылар өчен Йосып Мортазин исеме Азнакай район Советы башкарма комитеты рәисе вакытында бистә үсешенә керткән лаеклы өлеше, "Азнакайнефть" идарәсенең кадрлар бүлегендә эшләгән елларында нефть объектларын кирәкле эшче-белгечләр белән тәэмин итүче оста, иҗтиһатлы, кешелекле җитәкче буларак яхшы таныш. ...Йосып Хәсән улы 1919 елның март аенда Баулы районының...

Урта, аеруча өлкән буын азнакайлылар өчен Йосып Мортазин исеме Азнакай район Советы башкарма комитеты рәисе вакытында бистә үсешенә керткән лаеклы өлеше, "Азнакайнефть" идарәсенең кадрлар бүлегендә эшләгән елларында нефть объектларын кирәкле эшче-белгечләр белән тәэмин итүче оста, иҗтиһатлы, кешелекле җитәкче буларак яхшы таныш.


...Йосып Хәсән улы 1919 елның март аенда Баулы районының Ермак авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан шәһәрендәге сәүдә техникумында бухгалтер белгечлеге ала. 1939 - 1947 елларда Кызыл Армия сафларында СССРның көнчыгыш чикләрен саклауда булып кайтканнан соң, республиканың төрле төбәкләрендә җитәкче урыннарда эшли.


1965 елны ул Азнакайга район Советы башкарма комитеты рәисе итеп җибәрелә. 1973 - 1984 елларда, лаеклы ялга киткәнче, нефть чыгару идарәсенең кадрлар бүлеген җитәкли. Тырыш хезмәтләре өчен Йосып Мортазин күпсанлы Мактау грамоталары, медальләр, "Почет Билгесе" һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә.


Шушы көннәрдә аңа 95 яшь тулды. Туган көне белән аны Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрик итте, район һәм шәһәр үсешенә керткән хезмәте өчен зур рәхмәтен белдерде, саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы теләде һәм бүләкләр тапшырды.

Очрашуда кайчандыр Йосып Мортазин оператор итеп эшкә алган яшь егет, бүген инде "Азнакайнефть" идарәсенең баш инженеры Расих Фәйзуллин, идарә профсоюз комитеты рәисе Рәфис Хәсәнов катнашты һәм ветеранга нефтьчеләрнең котлавын җиткерде.


Наил МАЛИКОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай ветеран–нефтьчесе Йосып Мортазинны 95 яшьлек юбилее белән котладылар