Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай ветераннары чыршы бәйрәменә җыйналды

Бәйрәмгә бәбиләр генә түгел, әбиләр дә шатлана. Бер яшьлектә, бер картлыкта дигәндәй, район һәм шәһәр ветераннар советы быелгы елны Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары белән чыршы әйләнәсендә озатырга ният кылды. Мәдәният йортының "Релакс" залында алма төшәр урын юк. Лаеклы ялда булсалар да, актив тормыш алып баручы өлкәннәребез, шөкер, җитәрлек...

Бәйрәмгә бәбиләр генә түгел, әбиләр дә шатлана. Бер яшьлектә, бер картлыкта дигәндәй, район һәм шәһәр ветераннар советы быелгы елны Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары белән чыршы әйләнәсендә озатырга ният кылды.

Мәдәният йортының "Релакс" залында алма төшәр урын юк. Лаеклы ялда булсалар да, актив тормыш алып баручы өлкәннәребез, шөкер, җитәрлек шулай. Үз җыр һәм бию ансамбльләре дә, гармунчылары да да бар.

- Безнең "Ләззәт" халык бию коллективы өчен ел уңышлы килде - "Балкыш" республика бәйгесендә беренче урынны яуладык. Бүгенге бәйрәмгә дә бүләк - бию белән килдек. Мондый күңелле чара оештыручыларга зур рәхмәт. Йөрәк бит ул һич картаймый, бәйрәм һәр яшьтә дә бәйрәм инде ул! - ди Нурия Хаҗипова.

Декабрь аенда туганнар, гаилә бәйрәмен билгеләп үтүчеләр үзләре дә уйламастан-көтмәстән игътибар үзәгендә булды. Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев аларга муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырдылар.

- Моннан илле ел элек, нәкъ 19 декбарьдә, кушылышкан идек. Бәйрәмгә чакыргач, кая басканны да белмәдек, шулкадәр куандык, - диләр Югары Стәрледән Венера һәм Минсәгыйть Сөләймәновлар.

Гомерләре буе колхозда тырыш хезмәт куеп, өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бар яктан авылдашларына үрнәк алар. Балаларыннан да уңганнар.

Бу көнне ветераннар исеменә изге теләкләр, рәхмәт сүзләре күп яуды.

- Район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримовның оештыру осталыгына, сәләтенә, энергиясенә сокланам. Кышкы бал белән ул тагын бер кат шаккаттырды. Өлкәннәр -телебезне, халкыбызның милли җәүһәрләрен, гореф-гадатләрен саклаучы, буыннан-буынга тапшыручы буын. Алга таба да җыр-моң белән яшәргә язсын! - диде Бөтендөнья татар конгрессының Азнакай бүлеге җитәкчесе Зөлхия Миннеханова.

Бу бәйрәмдә бии-бии Кыш бабайның башы әйләнгәндер. "Өчле", "алтылы", "чүпләмле" - берсе дә дә калмады. Шулкадәр күңелле кичә өчен ветераннар район җитәкчеләренә һәм тынгысыз башлыклары - Миргасим Кәримовка ихлас рәхмәтле булып таралышты.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай ветераннары чыршы бәйрәменә җыйналды