Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай ветераннар Советы авыл халкына ярдәм итне сорап азнакайлыларга мөрәҗәгать итте

Ялан-кырларда, яздан туфракта тупланып калган дымнан шифа алып, яшел үлән калкып килә. Борын-борыннан июньнең шушы көннәрендә печәннең беренче катына төшелгән. Быел исә әлегәчә җирнең юньле-рәтле яңгырга тиенә алганы юк, печән өстен бигрәк тә башлар вакыт. Югыйсә, әлегә сусыл, сыйфатлы үләннән дә коры калуыбыз ихтимал. Шуңа да кояш нуры белән бергә...

Ялан-кырларда, яздан туфракта тупланып калган дымнан шифа алып, яшел үлән калкып килә. Борын-борыннан июньнең шушы көннәрендә печәннең беренче катына төшелгән. Быел исә әлегәчә җирнең юньле-рәтле яңгырга тиенә алганы юк, печән өстен бигрәк тә башлар вакыт. Югыйсә, әлегә сусыл, сыйфатлы үләннән дә коры калуыбыз ихтимал. Шуңа да кояш нуры белән бергә авылда чалгы кайрар, болынны тутырып, чокыр-чакырларда, техника керә алмаслык урыннарда киерелеп печән чабар чак.

Лаеклы ялдагы хөрмәтле ветераннарыбыз, азнакайлылар! Элек-электән килгән матур гадәт-йолабыз буенча быел да авыл халкына печән, терлек азыгы әзерләүдә ярдәмгә килик! Бары тик җиткелекле азык булганда гына авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә, шәхси хуҗалыкларда да мал санын саклап калып, аны арттырып була, әнә шуны истән чыгармыйк. Ә бит гомер-гомергә ихатадагы сыер яшәү чыганагы булып торган. Әйдәгез, барыбыз да кулларга чалгы алып, печәнгә төшик! Авыл халкына безнең ярдәм кирәк!

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай ветераннар Советы авыл халкына ярдәм итне сорап азнакайлыларга мөрәҗәгать итте