Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай урманнарында учак яккан өчен 1 миллион сумга кадәр штраф каралган

Җәен безне су буйлары, әрәмәлекләр, урман үзенә тартып тора. Әмма һава коры тору сәбәпле, республикабызда янгын куркынычсызлыгы режимы кертелде. Табигать хозурына чыкканда нинди гамәлләр тыелуы һәм закон бозган өчен нинди чаралар күрелүе хакында аңлатуны сорап, без "Азнакай урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе инженеры Фәрит Фәйзуллинга мөрәҗәгать иттек. -Урманда учак якмавың хәерле,...

Җәен безне су буйлары, әрәмәлекләр, урман үзенә тартып тора. Әмма һава коры тору сәбәпле, республикабызда янгын куркынычсызлыгы режимы кертелде. Табигать хозурына чыкканда нинди гамәлләр тыелуы һәм закон бозган өчен нинди чаралар күрелүе хакында аңлатуны сорап, без "Азнакай урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе инженеры Фәрит Фәйзуллинга мөрәҗәгать иттек.


-Урманда учак якмавың хәерле, бигрәк тә ылыслы, корыган агачлар янында, урман кискәннән соң чистартылмаган, кипкән үләнле җирләрдә. Бары тик яңгырлы көндә, туфракның минераль катламын кимендә ярты метрга алып кына учак тергезү рөхсәт ителә. Эшегез беткәч, учак калдыклары су сибеп сүндеререлергә яки җир белән яхшылып күмелергә тиеш.


Урманда шулай ук сүнмәгән шырпы, тәмәке, пыяла ватыклары, янып китүчән матдәләр буялган материаллар ташлап калдыру, двигателе эшләп торганда машинага ягулык агызу, тәмәке тарту, торфлы урыннарда ачык ут белән эш итү тыела. Кайберәүләр урманга якын урыннарда кипкән үләнне яндыручан. Бу да яшел дусларыбызга зур куркыныч тудыра.


Ә закон бозучыларга саллы гына штрафлар каралган: янгын куркынычсызлыгын сакламаган өчен гражданнарга 1500-5000 сум, җаваплы затларга 5000-50000 сум, юридик затларга 30 меңнән 1 млн сумга кадәр; санитар кагыйдәләрне сакламаган өчен гражданнарга 300-500 сум, җаваплы затларга 500-5000, юридик затларга 5000-10000 сум.


Азнакайлылар табигатькә сак карарлар, урманны чүпләмәсләр һәм аңа зыян салырлык гамәлләр кылмаслар дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай урманнарында учак яккан өчен 1 миллион сумга кадәр штраф каралган