Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай урамнарына тәртип салачаклар

"Кыш җитте исә, елның-елында шәһәрнең без яши торган М.Хәсәнов урамы кар көртенә бата. Сәбәбе - бер яклы хәрәкәт юлының ике ягының да рөхсәтсез шәхси автомобильләр кую урынына әверелүендә. Кар эттергеч махсус техника алар арасыннан уза, юлны тиешенчә чистарта алмый. Өстәвенә, урамның як-ягының машиналар белән капланган булуы биредәге ике мәктәпкә йөрүче...

"Кыш җитте исә, елның-елында шәһәрнең без яши торган М.Хәсәнов урамы кар көртенә бата. Сәбәбе - бер яклы хәрәкәт юлының ике ягының да рөхсәтсез шәхси автомобильләр кую урынына әверелүендә. Кар эттергеч махсус техника алар арасыннан уза, юлны тиешенчә чистарта алмый. Өстәвенә, урамның як-ягының машиналар белән капланган булуы биредәге ике мәктәпкә йөрүче укучы балалар өчен хәвеф куркынычы чыганагына әйләнә. Моңа кайчан чик куелыр икән?"

Күмәк хат

РЕДАКЦИЯДӘН: бу уңайдан шәһәр юлларын төзекләндерү һәм чистартып тору буенча җаваплы предприятие - "МППБиО" ААҖ генераль директоры Валерий Тимиряев безгә түбәндәгеләрне хәбәр итте:

-Азнакайның техника хәрәкәте югары булган Ленин, Гагарин, Хәсәнов, Болгар урамнарында төнгелеккә автомобильләр калдыру юлларны кардан чистартуда өстәмә кыенлыклар китереп чыгара. Җитмәсә, табигать шартлары, махсуслаштырылган кар чистарту машиналарының габаритлары зур булу тар урыннарда эшләү мөмкинлеге бирми. Өстәвенә, шәхси милеккә зыян китерелүе дә бар.

Мондый хәлләр алга таба кабатланмасын, юллар һәрвакыт чиста булсын өчен, безнең техника эшли торган урыннарда калдырылган автомобиль хуҗаларына карата тиешле чара күреләчәк, машиналары эвакуацияләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай урамнарына тәртип салачаклар