Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай укытучылары да ГТОдан читтә калмый

"ГТО" физик әзерлек программасын безнең мәктәптә дә хуплап каршы алдылар. - Укучыларның сәламәтлек күрсәткечләре елдан-ел түбәнәя, - диләр физкультура укытучылары Нәсимә Шәрипова һәм Гөлнара Хафаева. Алар фикеренчә, бу проблеманы ГТО хәл итә ала һәм спортка укучыларны гына түгел, ә ата-аналарны да тартырга мөмкин булачак. ГТО белгечләр тарафыннан эшләнгән, күнегүләре сәламәтлек...

"ГТО" физик әзерлек программасын безнең мәктәптә дә хуплап каршы алдылар.


- Укучыларның сәламәтлек күрсәткечләре елдан-ел түбәнәя, - диләр физкультура укытучылары Нәсимә Шәрипова һәм Гөлнара Хафаева.


Алар фикеренчә, бу проблеманы ГТО хәл итә ала һәм спортка укучыларны гына түгел, ә ата-аналарны да тартырга мөмкин булачак.


ГТО белгечләр тарафыннан эшләнгән, күнегүләре сәламәтлек өчен зыянлы түгел. Иртәнге гимнастиканы гына алыйк. Йокыдан торгач, берничә җиңел генә күнегү тәнне уятып, кәефне күтәреп җибәрә. Без моңа кадәр дә укучыларга көн саен шул хакта сөйли килдек.


- Кабат ГТО кертелүгә шатмын. Безнең чорда файдасы бик тиде. Азрак авырый идек. Әти кеше буларак, балаларымны спортка тартырга тырышам, улым да, кызым да ярышларда катнашты инде. Йөгерсеннәр, сикерсеннәр, турникта тартылсыннар - ныклырак булып үсәрләр! - ди Рәсим Гуфраев.


Галина ЛОБАНОВА,

6 нчы урта мәктәпнең 7 А сыйныфы җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай укытучылары да ГТОдан читтә калмый