Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай укучысы Гөлфинур Хаҗиева әтисенең һөнәре турында сөйләде

Кичә Балалар иҗаты үзәгендә иншалар бәйгесенә йомгак ясалып, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Сезнең игътибарга Кәкре Елга мәктәбе укучысы Гөлфинур Хаҗиеваның иҗади эшен тәкъдим итәбез. Безнең өйдә хезмәт кешесенең үрнәге булып әти тора. Ул үзе эшкә нык булган Алмас белән Зәрә гаиләсендә икенче бала булып туа. Бәләкәй чактан ук аның яраткан...

Кичә Балалар иҗаты үзәгендә иншалар бәйгесенә йомгак ясалып, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Сезнең игътибарга Кәкре Елга мәктәбе укучысы Гөлфинур Хаҗиеваның иҗади эшен тәкъдим итәбез.


Безнең өйдә хезмәт кешесенең үрнәге булып әти тора. Ул үзе эшкә нык булган Алмас белән Зәрә гаиләсендә икенче бала булып туа. Бәләкәй чактан ук аның яраткан уенчыклары балта, чүкеч, трактор һәм машиналар була. Бабай безнең балта остасы булды. Ул тоткан бер бәләкәй генә агач кисәге дә файдалы һәм зәвыклы әйбергә әверелә иде. Исән чагында бабам дүрт баласына да истәлек итеп, үз куллары белән олы өстәл ясап калдырды. Ул өстәл хәзер минем бүлмәмдә тора.


Әтигә бабай аша бу һөнәрнең күчкәненә шик юк. Үз өебезгә кирәк-яракны ясап кую аңа берни түгел. Шулай да ул терлек белән техниканы якынрак күрә. Җиденче сыйныфны бетергән җәйдән башлап, һәрбер каникулын әти Әмир Мостафин һәм Ильянур Нуриев абыйларга комбайнда ярдәмче булып эшләгән. Мәктәпне бетергән елны «Беларусь» тракторында фермадагы малларга басудан салам, сенаж ташыган.


Аннары әтиемне армия сафларына алганнар. Әфганстанда үзенең ил алдындагы бурычын үтәп, исән - сау әйләнеп кайткан ул.


Бер ел Азнакай шәһәрендә шоферлыкка укыгач, 1988 елның 11 августында «Т-150» тракторына утыра. Ул чакта авылда яшьләр дә бик күп була. Ә менә әтиемә шундый ышаныч күрсәтәләр. Аңа ышану дөрес икәнлеген техниканы күп күргән агайлар да тиз төшенә. Ул үзе утырган техникаларны яшь чактан ук саклап, һәрчак төзек йөртә. Тракторы ватылып китсә (бик тәрбияләсәң дә андый чаклар булгалый), ул аны үзе сүтә, ватылуының сәбәбен таба һәм әйбәтләп ясап та куя. Тракторның сүтеп җыярга авыр булган өлешләрен, двигательләрен, аппаратларын Чаллыга, Туймазыга, Минзәлә районы Хуҗәмәт авылына махсус заводларга җибәрәләр, ә әти үзе сүтеп, үзе җыйганында йөрергә күнеккән. Шушы «Т-150» тракторы белән аңа урманнан агач алып кайтырга да, кышын салам тарттырырга да, су суыртырга да, җәй көннәрендә төнгә чаклы силос базы таптарга да кушалар. Җир кардан ачылу белән басудагы бөтен төр эшкә дә катыша: туфрак эшкәртә, тырмалый, йомшарта, лущильник белән басуны чүптән арындыра. 1988 елда утырган «Т-150» тракторында инде ул 26 ел эшли, һаман төзек, хәрәкәттә.
2013 елда, тырыш булганга, һәр эшкә җитди алынганга, техниканы саклап тотканга, тагын бер трактор ышанып тапшырдылар, анысы йөк төйи торган. Хәзер ул ике тракторны иярли. Кайбер көннәрне икесе белән дә эшләргә туры килә аңа. Авыл кешеләре ярдәм сорап килгәндә, әти берсен дә кире борып җибәрми, ярдәм кулы суза. Шуңа аңа гел хөрмәт белән карыйлар. Язгы чәчүләр тәмамлангач, Сабантуйларда, отчет җыелышларында, авыл халкы, кайткан кунаклар алдында әтигә һәрвакыт «Рәхмәт хаты», төрле бүләкләр тапшыралар. Ул - «Алдынгы тракторчы».


Абыем Чаллы шәһәрендә техник көллияттә программистлыкка укып бетерде, аннары хәрби хезмәттән әйләнеп кайтты. Ул да кечкенәдән үк әти янында. Ватылганны төзәтешүче. Армиядә чакта аңа бу белеме күп кыенлыкларны җиңәргә ярдәм иткәнен сөйләве әтигә бер куаныч булды. Илдар абыем бүген «КамАЗ» машинасында әти иңләгән басулардан икмәк ташый, терлек азыгы кайтара.


Җир хуҗасы булган әтием дә, техниканы үз иткән абыем да, йомшак күңелле әнием дә бәләкәйдән үк эш сөяргә, тырыш, намуслы, гадел, ярдәмчел булырга өйрәтәләр. Эш сөйгән кеше һичкайчан югалмас, үз юлын дөрес табар, диләр. Мин абыем таш салган юлдан, күп хуҗалыклар юкка чыккан чакта да яшәп кала алган авыл урамыннан тиз-тиз атлап, амбарга эшкә ашыккан җәйне уйлый - уйлый, мәктәбемә барам. Күңелне горурлык хисләре били. Улының, оныгының уңышларына бабам да сөенер иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай укучысы Гөлфинур Хаҗиева әтисенең һөнәре турында сөйләде