Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай укучыларының белемгә мәхәббәте ашказаны аша да үтә

Балаларыбызның күбесе иртән чәй эчәргә дә өлгерми мәктәпкә чыгып йөгерә. Көнозын дәрестә утырасы, аннан түгәрәкләргә барасы бар. Ә ач ашказаны белән фән нигезләрен үзләштерү бик авыр. Шуңа күрә укучы сәламәтлеге өчен рациональ туклану мөһим роль уйный. Безнең мәктәпләрдә ул ничек оештырылган? Лира Галиева, укучы кыз әнисе: - Мәктәп елларын хәтерләтеп,...

Балаларыбызның күбесе иртән чәй эчәргә дә өлгерми мәктәпкә чыгып йөгерә. Көнозын дәрестә утырасы, аннан түгәрәкләргә барасы бар. Ә ач ашказаны белән фән нигезләрен үзләштерү бик авыр. Шуңа күрә укучы сәламәтлеге өчен рациональ туклану мөһим роль уйный. Безнең мәктәпләрдә ул ничек оештырылган?

Лира Галиева, укучы кыз әнисе:
- Мәктәп елларын хәтерләтеп, әле дә томат согы белән коржик тәме тел очында тора. Без укыган чор белән чагыштырганда мәктәп ашханәсендә меню күпкә бай хәзер. Салатлар да, боткалар да, камыр ризыклары да бирәләр. Балалар төрле, шуңа күрә барысына да ярап бетеп булмый. Кемгәдер ботка, кемгәдер итле ризык ошый. Мәсәлән, минем кыз карабодай боткасын, макаронны ныграк ярата. Айга 400-500 сум түлибез. Бу күп түгел. Балалар мәктәптә көндезге икегә кадәр укый, кайнар аш бик кирәк.

Резеда Кәримова, 5 нче сыйныф укучысы:
- Безнең пешекче апалар ризыкны бик тәмле пешерә. Үзләре дә ягымлы, әйбәт. Миңа аеруча итле бәрәңге, пилмән ошый. Пицца, булочкаларны яратып ашыйм.

Ирина Нургалиева, мәгариф идарәсе баш белгече:
- Район мәктәпләрендә укучыларны кайнар аш белән тәэмин ителеш 100 процент. Һәр балага 5 сум 80 тиен субсидия каралган. Аз керемле гаиләләрдән 750 гә якын бала бушлай ашый. Шәһәр мәктәпләрен ашамлыклар белән мәктәп туклануы комбинаты тәэмин итә. Авыл мәктәпләре яшелчә һәм җиләк-җимешне участокларында үзләре үстерә, бу исә туклану бәясен киметергә ярдәм итә. Мәктәп ашханәләренә 2012 елдан башлап яңа җиһазлар кайтарыла, ремонт ясала башлады.

Зәбирә Баязитова, Азнакай 8 нче мәктәбенең производство мөдире:
- Балалар яратып ашый торган ризыклар пешерергә тырышабыз. Аларга бигрәк тә голубцы, котлет, пилмән, гуляш, итле макарон ошый. Камыр ризыкларын: сочни, пицца, ватрушка, булочка, пирожкиларны да үзебездә пешерәбез. Менюны көн дә төрләндерәбез. Витаминнар керсен өчен, кишер, чөгендер, кәбестә салатлары ясыйбыз. Пешкән ризык махсус мичтә җылы килеш тора. Кадет сыйныфлары һәм озынайтылган көн группасына йөрүчеләр ашханәдә ике тапкыр ашый.

Алсу Старостина, «Мәктәп туклануы» МУП директоры:
- Штатта 38 пешекчебез бар, алар барысы да тәҗрибәле. Менюны һәр мәктәп үзе төзи һәм ризык стационар әзерләнә. Мәктәп директоры һәм шәфкать туташы әзер продукциянең сыйфатын тикшерә. Шулай ук ата-аналар да күзәтчелек итә, тәкъдимнәрен кертә ала.

Резеда Шәрипова,
автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай укучыларының белемгә мәхәббәте ашказаны аша да үтә