Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай укучылары балалар бакчасына уенчыкларын бүләк иттеләр

Кайсыбызның гына өендә уйналмый ята торган уенчыклар юк икән? Балалар инде алардан туйган, ә чүплеккә ташларга кул күтәрелми, күбесе әле өр-яңа диярлек. Мәгариф идарәсе үткәргән "Уенчыкларга икенче тормыш бүләк ит" акциясе бу яктан бик отышлы булды. Мәктәп укучылары өйләрендәге әнә шундый артык уенчыкларын балалар бакчаларына бүләк итте. Бу акциягә шәһәребезнең...

Кайсыбызның гына өендә уйналмый ята торган уенчыклар юк икән? Балалар инде алардан туйган, ә чүплеккә ташларга кул күтәрелми, күбесе әле өр-яңа диярлек. Мәгариф идарәсе үткәргән "Уенчыкларга икенче тормыш бүләк ит" акциясе бу яктан бик отышлы булды. Мәктәп укучылары өйләрендәге әнә шундый артык уенчыкларын балалар бакчаларына бүләк итте.

Бу акциягә шәһәребезнең 8 нче мәктәбе дә актив кушылды. Әле балалыктан чыгып бетмәгән беренчеләрнең кайчандыр куеннарында йоклаган йомшак аю, куяннарын, курчакларын, бар дөньяларын онытып уйнаган машиналарын бүләк итүе бик дулкынландыргыч булды. "Айсылу" балалар бакчасындагы нәниләрнең исә куанычлары эченә сыймады. Әнә, тагын күпме кызыклы уеннарга баеды алар!

-Бу экскаваторны әтием бүләк иткән иде, хәзер инде аның белән уйнамыйм. Өйдә машиналарым күп, - ди Айнур Хәйруллин.

Бу акциягә ата-аналар бик теләп кушылган. Инвалидлар декадасы кысаларында узган "Изгелек чишмәсе" акциясеннән дә читтә калмаганнар.

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнур Гафурова белдерүенчә, башлангыч сыйныф укучылары акция барышында балалар бакчасына 255 уенчык бүләк иткән.

Резеда СӘРВӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай укучылары балалар бакчасына уенчыкларын бүләк иттеләр